Мөнирә Шәяхмәтова сугыш елларын искә ала
Җәлил поселогында яшәүче Шәяхмәтова Мөнирә Солтан кызы өчен дә Бөек Җиңү алды көннәре – аеруча дулкынландыргыч.
Ул истәлекле һәм кадерле дата уңаеннан әтисе – сугыш ветераны Шәфигов Солтан Хәйдәр улы, әнисе – тыл ветераны Сәхипҗамал Гобәйдулла кызы хакындагы истәлекләрен яңарта.
Гомер еллары ил сәхифәсендәге тарихи борылышларга, авыр сугыш һәм аннан соңгы елларга, сугыштан соңгы күтәрелешләр чорына туры килгән Мөнирә апаның үзенең дә тормыш юлы шактый гыйбрәтле. Язмыш аңа якты дөньяга аваз салуының беренче көннәреннән үк сынауларын әзерләп тора.
...Солтан абый белән Сәхипҗамал апа 1933 елның май аенда язылышалар. Ләкин Солтан абый беренче баласы – улы туганны күрә алмый, язылышкач та, армия сафларына алына – Монголия чигенә китә. Улын бер һәм бердәнбер тапкыр күрүе бер елдан ялга кайткач була. Кабат хезмәт урынына кузгалганда, тормыш иптәше икенче сабыена авырлы булып кала. Җырчы Мөнирә Булатованың аеруча популяр еллары һәм ул Солтан абыйның иң яраткан җырчыларыннан берсе дә була.
- Кыз туса, Мөнирә кушарсың, – ди Солтан абый тормыш иптәшенә.
Тугыз айдан тупырдап торган кыз туа. Ләкин ни аяныч: абыйсы да, Мөнирә апа үзе дә «әтисез» туалар – балалары якты дөньяга аваз салганда, әтиләре ерак ил чигендә була. Ә алар ул елларда дүртәр ел хезмәт итәләр. Солтан абый да туган якларына 1938 елда гына әйләнеп кайта. Гаиләдә тагын бер малай – Вәли дөньяга килә. Ә зур малай сабый чагында ук кызамыктан үлеп китә.
Ул елларда ил хуҗалыгының иң авыр тармакларына татар авылларыннан да эшчеләр җыялар. Солтан абый да вербовка буенча өч гаилә белән Удмуртиягә «Леспромхоз»га эшкә китә. Биредә калын-калын урманнарны кисәләр, шофер булып эшләүче Солтан абый бүрәнәләрне ташып тора. Ул арада фин сугышы башлана, гаилә башлыгы аннан исән-сау кайта. Озакламый Бөек Ватан сугышы да башлана. Солтан абыйны аның беренче көннәреннән үк фронтка алалар.
- Кире авылга кайтыгыз. Ничек булса да, балаларны укытырга тырыш! – ди ул Сәхипҗамал апага сугышка киткәндә.
Әтисеннән биш яшьлек кенә булып калган Мөнирә бу мизгелләрне бераз гына хәтерли дә кебек. Әтисе кызын күтәреп кочагына кысарга тели, ә бала никтер ятсына – ишек артына кача...
Ана кеше өч баласын – кызы Мөнирәне, улы Вәлине, сугыш башлангач дөньяга килгән күкрәк баласы Оркыяны, каенанасын алып, пароходта мең бәла белән туган якларына – Гаделшага кайта. 1943 елның гыйнвар аенда Солтан абыйның батырларча һәлак булуы турында кара пичәтле кәгазь килә. Оркыя сеңлесенең дә гомере озын булмый, шул ук елны урак машинасына таптала.
Гаиләдә тормышның төп авырлыгы, көне-төне колхоз эшеннән кайтып кермәгән әнисенннән кала, Мөнирәгә дә төшә. Йорт эшләрендә булыша, балаларны карау да аның өстендә була, башка укучылар белән бергә колхоз эшенә дә йөри.
- Әниләр җәй буе басуда көлтә җыялар, кыш буе аны сугарга йөриләр. Эшкә киткәндә, мине тәрәзә янына чакырып ала иде дә, айны күрсәтә иде. Ай әнә теге урынга җиткәч, кайтам, дия иде. 25 чакрымдагы Чистайдан, җәяүләп, арык җилкәләрендә орлык ташыдылар. Барганда да буш барасы түгел – начар орлык алып баралар, кайтканда, яхшы сыйфатлы чәчүлек орлык алып кайталар. Авыл Советына җыеп, төне буе үгетли-үгетли, заемга яздырулар да халыкның үзәгенә үтте. Ә без – балалар колхоз басуына башак җыярга, тырмага йөрдек. Өйгә кайткач, көн саен 3-4 чиләк кычыткан җыябыз, соңга таба авылда кычыткан калмый торган иде, – дип сөйли Мөнирә апа.
Сугыш беткәндә ун яшьлек кенә булган кыз ул көнне яхшы хәтерли. Мәктәп укучыларын авыл Советы янында үткәрелгән митингка алып баралар, Бөек Җиңүнең әһәмияте турында сөйлиләр. Ә өенә кайтса, әнисе – юк. Бакчадагы тирес өемендә елап утыра икән. Җиңү шатлыгы белән бергә бу көнне бик күпләрнең күңелен кайтмый калган якыннары өчен әрнү, сызлану хисе дә баса шул.
Әтисенең васыятен үтәргә дә тырыша кыз. Туган авылында җидееллык мәктәпне бетергәч, урта белемне сигез километр ераклыктагы Мөслим авылына йөреп ала. Ул сигез километрны ярымач, ялангач килеш көнгә ике тапкыр үтәргә кирәк була: иртән укырга барырга, кичен – кайтырга.
Мәктәпне тәмамлагач, Чистай сәгать заводына өйрәнчек булып эшкә керә, унбер айда 5 нче разряд нормасын үти. Тик, кияүгә чыгып, кабат авылга кайта. «Каенана, аның апасы, иремнең ике сеңлесе янына бишенче хатын-кыз булып килеп кердем», – дип искә ала ул. Соңрак гаилә Пермь өлкәсенең Краснокама шәһәренә күчә. Биредә Мөнирә апа төрле эшләр башкара. Укыту-курслар комбинатында укып, машинист-кочегар һөнәрен үзләштерә. Баланы тәүлеклек яслегә биреп, геология-разведка техникумының кичке бүлегенә укырга керә. Машинист-кочегар, нефть чыгару операторы булып эшли. Икенче тапкыр гаилә бәхетен сынап карый. Техникумны тәмамлаганнан соң, «Осинскнефть» идарәсенең скважиналарга капиталь җир асты ремонты цехында скважиналарны тикшерү буенча оператор һәм экономист-нормировщик булып эшли. Халык утырышчысы һәм шәһәр советы депутаты итеп сайлана. Ә 1970 елда аның күптәнге хыялы тормышка аша: ул үзебезнең якларга – Җәлил поселогына кайта. Нефтьчеләр идарәсе каршындагы укыту-курслар комбинатының ачылган вакыты була бу. Ул әлеге комбинатның беренче производствога өйрәтү мастеры була.
- Баштагы вакытларда бик авыр булды. Үзебезнең здание юк иде. Вакытлыча бер цехның ике бүлмәсен биреп тордылар. Кабинетлар булмаганлыктан, дәресләрне идарәнең авылларда урнашкан участокларында, бригадаларның «кызыл почмак»ларында үткәрдек. Ә анда – юлсызлык, унбишәр километр ераклыктагы участокларга тракторлар белән бара идек. Курсларда укучыларның күпчелеге – 4-7 класс белемле кешеләр. Татарлар – рус телен, ә руслар татар телен белмиләр. Шуңа күрә бер үк теманы ике телдә дә аңлатырга туры килә иде. Директорлар еш алышынып тору да файдага булмады, – дип сөйли Мөнирә апа.
Соңыннан, билгеле, хәлләр яхшыра. Комбинатның үз зданиесе, яхшылап җиһазландырылган кабинетлар, үз матди-техник базасы булдырыла.
Мөнирә апа үзен инициативалы, җаваплы, һәр эштә башлап йөрүче, янып эшләүче хезмәткәр итеп таныта. Нәтиҗәдә 1981 елда аны директорның укыту эшләре буенча урынбасары итеп билгелиләр. Укытучыларга, мастерларга, инструкторларга методик ярдәм күрсәтә ул. Поселок мәктәпләре укучыларына һөнәри юнәлеш бирү буенча да эш алып бара. Җәмәгать эшләренең үзәгендә кайный. Чаңгыда йөрү, йөгерү ярышларыннан, смотр-концертлардан да калмый. Сандружиналар эшчәнлеге дә аннан башка үтми. Сәхнәдә өздереп җырлаучы Мөнирә апа әйбәт агитатор да була. Лениногорск, Рига шәһәрләрендә, халык казанышлары күргәзмәсендә белемен күтәрә. 40 еллык хезмәт юлы менә шулай эш ялкыны белән сизелми дә үтә. Күпьеллык нәтиҗәле тырыш хезмәте өчен күп санлы төрле дәрәҗә Мактау кәгазьләренә, «Бишьеллык ударнигы», «Хезмәт ветераны» исемнәренә һәм башка бүләкләргә ия була ул.
Бүгенге көндә Мөнирә ханым – лаеклы ялда. Кызы һәм улының, оныклары, ике оныкчыгының игелекләрен һәм куанычларын күреп яши. Ә декабрь аенда ул 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк.
- Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтлемен: сынады – сындырмады, язмышымнан да канәгатьмен. Шушы яшькә кадәр китереп җиткерде. Үз аягымда йөрим, намаздамын. Эш урынымнан да хәлемне белешеп торалар. Әнием дә, күпме авырлыклар, ачлык-ялангачлык күрсә дә, 92 яшькә кадәр яшәде, гомер буе куйган тырыш хезмәтенең әҗерен, мул, тыныч һәм матур тормышларны күрде, – ди ул.
Без хөрмәтле ветеранга – бөтен бер гомере яшен чаткысын хәтерләткән сугыш еллары баласына киләчәктә дә тыныч күк йөзе, имин көннәр һәм якыннарының кайгыртуын тоеп, матур һәм озын гомер кичерүен телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев