САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мокан, Мокай, Ивановка

Авылда кеше иң күп яшәгән ел 1884 ел булган, биредә ул елда 356 кеше исәпләнгән, тора-бара авылда халык саны бик нык азайган Кече авыллар Зөлфия Шәрипова

Юлга кичкә таба гына кузгалдык. Җәяүле буран себерә һәм авыл җирлекләре башлыкларына бирелә торган биек “Нива” машинасы юлдан салулый-салулый чаба. Максатыбыз – юлны буран күмгәнче, Ивановка авылына барып, анда яшәүче бармак белән генә санарлык кешеләрнең тормышы, авыл тарихы белән танышып кайту. Ә авыл җирлегенең юлны көн саен ачтырып тору мөмкинлеге юк. Юлны авылдан кемнең дә булса чыгасы яки кайтасы булган очракта гына чистарталар. Без нәкъ менә шушы аралыкка эләктек.

 

Ивановка юлы – бормалы

 

Әлеге авылга беренче тапкыр моннан ун еллар чамасы элек барган идек. Ул вакытта җәй иде. Бормалы-сырмалы басу юллары буйлап барасың, барасың да Камышлы елгасы буена килеп чыгасың. Чишмә суы кебек чип-чиста көмеш сулы елганы саерак урыннарына баса-баса кичеп чыгасың да  инешнең икенче ярына төртеләсең. Аннан соң шактый текә һәм бормалы таудан менеп, авыл урамына килеп керәсең. Куе урман итәгенә терәлеп торган, яланаяклы балалар йөгереп йөргән авылда вакыт машинасы бер-ике гасырга артта калган кебек. Биредә ул вакытта ук ни мәктәп, ни мәдәният йорты, ни медпункт юк. Асфальт юл, балалар бакчасы, кибет турында да  хыялланасы түгел.

Дөрес, бу юлы авылга без икенче – Түбән Ләшәү авылы яныннан кереп китә торган нефтьчеләр юлыннан кердек.

  • Кыш көне шушы юлдан йөрибез, басу юлыннан кереп булмый. Кереп булган очракта да, тау юлыннан менеп булмас иде, - ди юлдашым – Яңа Имән авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Гәрәев.

Рөстәм Фәрит улы бу вазифаны инде җиде ел башкара, яшь кенә булуына карамастан, җирлек халкы белән уртак телне тиз тапты, җирлек, халык өчен янып йөрүе белән хөрмәт казанды.

Сүзебез Ивановка турында бит әле. Ивановка белән Түбән Ләшәү арасы – 3-3,5 км чамасы. Юлда нефтьчеләр объекты бар. Аңа кадәр араны алар  чистарталар икән. Тик аннан соң да Ивановкага кадәр шулай ук бормалы-сырмалы юллар буйлап бер километр  чамасы барасы. Монысы инде – авыл җирлеге карамагындагы юллар. Һәм Түбән Ләшәү аша барганда, Ивановка һәм җирлек үзәге Күтәмәле арасы - шактый ерак.

 

Авылда грек тамырлары бар

 

Тарихчыларның әйтүенчә, Ивановка башта Мокай дигән татар авылы булган. Соңыннан аны рус дворяннары сатып алганнар. Әмма без сораштырган кешеләр арасында авылның килеп чыгышы турында төгәл генә белүчеләр булмады.

  • 18 нче гасырларда безнең тирәләрдә төп халык башкортлар булган. Күптән түгел Башкортостанда бастырылган бер тарихи китап белән танышырга туры килде. Андагы Муканово исеменә игътибар иттем. 1760 елда бер төркем крестьяннар: “Җирләребез уңдырышсызга әйләнде, безгә икенче җиргә күчеп утырырга рөхсәт итсәгез иде”, -  дип, югарыдагы органга үтенеч язганнар. Мин Муканово авылы шушы үзебезнең Мокай булган дип фаразлыйм. Шунысын да әйтергә кирәк, рус дворяннары безнең тирәләрдә җирләрне 1735 елдан соң гына сатып алырга хокуклы булганнар, чөнки шушы елда рус дворяннарына безнең тирәдә җир сатып алуны рөхсәт иткән указ чыгарылган. Тагын бер кызыклы факт: биредә ясаклы крестьяннар да, ирекле крестьяннар да яшәгәннәр, - диде бу уңайдан районыбызның күренекле тарихчысы Васил Ихсанов.

Бу сорау белән район Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеена да мөрәҗәгать иттек.

  • Документлардан күренгәнчә, Минзәлә өязенең Иске Кәшер волостендә дворян Пасмуровларның бик күп җирләре була. Софья Пасмурова 1850 елда Алексей Романовка (ул 1875 елда Мәскәүдә вафат була, Алексеевский монастыре зиратында күмелә) кияүгә чыга. Алексей Андреевич Мәскәүдә таможняда эшли. Ә аларның кызы Софья Ботезато фамилияле грек белән язмышын бәйли. Әтиләре үлеменнән соң Ивановкадагы утар кызларына кала. 1880 елда ике кыз туганы Надежда белән Мария Софья Алексеевна файдасына мирастан баш тарталар, - диде музей директоры Дания Кәшипова.

Бүгенге көндә авылда ике кеше яши, өченчесе көн дә килеп йөри. Ә җәй көне дачниклар белән бергә 12 гә җитәләр икән. Аларның берсе – шушы авылда туып-үскән, Әлмәт шәһәрендә яшәүче Галина Жигунова-Мифтахова.

  • Мин 1963 елда шушы авылда тудым, шушында үстем. Беренче сыйныфны тәмамлауга, мәктәбебез ябылды. 2 һәм 3 сыйныфларда - Сарманда, соңыннан 5 км ераклыктагы Иске Михайловка авылында укыдым. Белүемчә, авылыбызга 18 гасырда нигез салынган. Реформага – 1861 елга кадәр авыл кешеләре алпавыт крестьяннары булганнар. Игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнгәннәр, алар арасында миччеләр, балта осталары, тегүчеләр булганнар. Авылның соңгы алпавыты да, хатыны да үзебезнең авылда күмелгәннәр. Минем ике әбием аларда эшләгәннәр, алар гаиләсе өчен киемнәр теккәннәр. “Алпавытның хатыны бик мәрхәмәтле, әйбәт хатын иде. Эшләгәнгә хакны да әйбәт түләде”, - дип искә алалар иде әбиләрем. Ул, ягъни алпавыт хатыны,  чыгышы белән Петербург якларыннан булган дип беләм. Моннан 20 еллар чамасы элек Петербургтан аның туганнары килеп, утарны карап йөрделәр, зиратта булдылар, коедан су анализы алдылар, ялгышмасам, нәрсәләрдер төзү турында да сөйләшеп киткәннәр иде. Ә җәйгә без монда тормыш иптәшем, абыем һәм аның хатыны, энем белән кайтабыз. Ни генә дисәң дә, туган җир, әби-бабайлар җире шулкадәр кадерле, - дип сөйли Галина Захаровна.

Әйтүләренчә, алпавытның кабер ташы чуеннан купол рәвешендә коеп ясалган булган. Заманында: “Алпавыт үзенең алтын-көмешләрен шунда салмадымы икән?” – дип кызыксынучылар да табылган. Куполның эче буш булып, капкач белән капланган. Ничә еллар торган әлеге кабер ташы соңгы ун-унбиш ел эчендә юкка чыккан.

 

“Монда – тынлык, монда – иркенлек”

 

Күпләр хәтерлиләрдер: узган гасырның туксанынчы еллар ахырында нәсел утарлары төзү хәрәкәте барлыкка килгән иде. Дамир Садрыев та, биредән йорт һәм җир алып, токымлы кәҗәләр, кош-корт асрый. Ул Үзбәкстанда туып-үскән. Соңыннан язмыш аны безнең якларга китергән. Биредә ул – 2007-2008 елдан бирле.

  • Һәрвакыт аерым йортта яшисем килде. Яшәгән җирем – иркен, җирем күп булсын иде, дип теләдем. Яңа Имән авылы җирлегенең элеккеге башлыгына мөрәҗәгать иттем. “Җир бар, алыгыз”, - диде ул. Шулай итеп, Ивановкада иске йорт, шактый җир алдык, аны өрәңгедән чистарттык, - дип сөйли ул.

Кызганычка каршы, Дамирның элеккеге йорты янган, аннан соң ул яңа йорт, ике катлы гараж салган, бүгенге көндә яңа мунча, каралты-кура җиткереп килә. Аның 3 әр литр сөт бирә торган зур колаклы берничә кәҗәсе, 60 лап төрле токымлы, шул исәптән кара итле тавыклары, “гигант” әтәчләре, 200 тирәсе чебеше, куяннары бар. Аннан соң: “Астрология, психология, нумерология белән дә шөгыльләнәм, шабашкага йөрим, төзелеш эшләре башкарам, - ди ул.

Аның олы улы Рома исә биредә “кунак йорты” төзү уе белән яна икән. Хыялы чынга ашкан очракта, теләгән кеше бирегә килеп, ул төзегән “кунак йорты”нда яшәп, табигать кочагында ял итеп китә алачак, ди.

Без барган көнне Дамир төзелеш материаллары бушата иде. Ә юлны буран күмгән көннәрдә бирегә җәяү килеп йөри икән ул: чөнки эшен дә эшләргә,  кәҗәләрне һәм кош-кортны да ашатырга кирәк.

  • Никадәр генә авыр булмасын, үкенмим, миңа монда ошый. Саф һава, гаҗәеп тынычлык һәм иркенлек, - ди ул. Хәзергә ул үз көченә генә таяна, ләкин дәүләт ярдәме алырга да өмете юк түгел.

 

Если заболею, то - салдым!

 

Ә 1953 елгы Алексей Филиппов шушы авылда тугыз балалы гаиләдә туып-үскән, мәктәп тәмамлаган, армиядән соң кабат туган авылына әйләнеп кайткан.

  • Әти-әниләргә бераз ярдәм иттем дә Мәскәүгә киттем. Анда гаиләм, фатирым  бар, балаларым шунда яшиләр. Җәй көннәрендә кайтып йөриләр. Мин кечкенә чакта, каршыда – елга ярында колхоз корылмалары иде. Ә алпавыт өе - сирень агачлыгы артында һәм елганың теге ягында да өйләр бар иде, - ди Алексей Константинович.

Хуҗалыгы яңартылган, бик төзек аның. Җәлилдә яшәүче энесе Борис һәрвакыт кайтып, хәлен белешеп тора, кибеткә, башка кирәк җиренә алып барып кайта икән.

Алексей Константинович йортында иң гаҗәпкә калдырган әйбер мич булды. Нихәл итәсең, ике генә кеше кыш чыга торган авылга газ кертү каралмагандыр инде.

  • Каралган очракта да, газ кертү өчен бик уңайсыз җир бу. Һәркайда нефтьүткәргечләр үтә, - ди Рөстәм Фәрит улы.

Галина Захаровна да: “Мичне күз карасы кебек саклыйбыз. Узган ел аңа реставрация дә үткәрдек. Чөнки салкын вакытларда өйне мич белән җылытабыз, җәй буе ашны казанда пешерәбез”, - ди.

Алексей Константинович та элеккеге ап-ак мичне плитә белән тышлап куйган, мич башына менү өчен, баскыч та әмәлләгән. Ә инде хуҗаның:

  • Если заболею, то салдым! – диюе  болай гына аның. Ивановка Буралы Чишмәгә карый. Шәфкать туташы җәй көннәрендә бирегә еш килә, кыш көне дә килми түгел, килгәләп китә.

Авылдан киткәндә, шунысына да игътибар иттек. Елга ярында да мунчалар бар. Су ташырга якын булсын, дип, шулай салганнар икән аларны.

Вакытында кузгалганбыз, буран инде юлларны күмеп килә иде. Ә юлның икенче ягыннан буранга каршы Виктор атлый. Машинаны күпме генә кычкыртсак та, ул безнең якка борылып та карамады. Ул – балачактан инвалид һәм әнисе үлгәннән бирле ялгыз яши икән. Нинди дә булса эш башкарырга, бакча карарга сәламәтлеге комачауласа да, әйтүләренчә, капка төбен җәй буе казып, тырмалап тора икән.

 

Ивановка – гел онытылган авыл түгел, яки Изге чишмә, сирень агачлыгы

 

Әлбәттә, кешеләре аз булса да, авыл җирлеге, мөмкинлеккә карап, биредә азмы-күпме уңайлыклар тудырырга тырыша. Узган ел, мәсәлән, авыл эчендәге юлга вак таш түшәгәннәр, урам утлары яна.

  • Ә коены үзебез казыдык. Аннан биредә яшәүчеләр дә файдалана. Элеккеге коеның да суы бик тәмле иде, ләкин аны чиста тоту авыр һәм ул тау астында иде. Зиратта да өмәләр үткәрәбез, акча җыеп, акрынлап төзекләндерү эшләре алып барабыз. Койма куя башладык. Хәзергә зиратны карт агачлардан чистартабыз. Чөнки алар каберләр өстенә авалар, аларны җимерәләр. Бәлки, алпавыт белән аның хатынының яткан урыннарын да әйләндереп булыр. Мин аларның икесенең дә каберләрен дә, кабер ташларын да яхшы хәтерлим, - ди Галина Захаровна.

Кем белән генә сөйләшмә, авылның урыны да, табигате дә искиткеч матур булуын әйтәләр. Ул бигрәк тә җәй көннәрендә карап туйгысыз. “Сирень агачлыгы үзе генә дә ни тора!” – диләр биредә яшәүчеләр. Өйләр артында гына – җиләк басулары, урман, гөмбә... Аннан соң, биредә чишмәләр күп.

  • Урман аша Буралы Чишмәгә барганда, урманны чыккач, текә яр бар. Аның ярыннан бик күп чишмәләр бәреп чыга. Шуларның берсе – Изге  чишмә. Без кечкенә вакытта ук: “Чишмә суында изге Богородицаның  йөзе күренгән”, - дип сөйлиләр иде. Шуннан соң аны Изге чишмә дип атап йөртә башлаганнар. Аның суы бик салкын һәм бик тәмле. Без аннан, шактый ерак булса да, балачакта ук су ташый идек, - ди Галина Захаровна.

* * *

Ивановка авылы тарихында ак таплар күп әле. Тарихчылар әйтүенчә, бу авыл тарихы өйрәнелмәгән диярлек. Бәлки, киләчәктә ул әле үзенең кызыклы тарихы белән генә түгел, гүзәл табигате белән дә күпләрне үзенә җәлеп итәр һәм биредә чынлап торып тормыш кайный башлар. Халкыбызда ватанпәрвәр кешеләр аз түгел бит әле.

 

Район Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музееннан алынган мәгълүматларга караганда, 1902 елдан алып 1970 елларга кадәр районда ике дистәдән артык авыл юкка чыккан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев