САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәктәпләр матурлана

Бүгенге көндә республика программасы кысаларында Сарман гимназиясе, Сарман һәм Петровка Завод урта мәктәпләрендә капиталь төзекләндерү эшләре бара. Моның өчен 39 миллион 572 мең сум акча бүленгән. Телгә алынган мәктәпләрдә түбәләр, инженерлык коммуникацияләре ремонтлана, эчке һәм тышкы ишекләр, тәрәзәләр алыштырыла. Бу мәктәпләргә ремонт эшләре өчен муниципаль бюджеттан да 4 миллион сумнан...

Бүгенге көндә республика программасы кысаларында Сарман гимназиясе, Сарман һәм Петровка Завод урта мәктәпләрендә капиталь төзекләндерү эшләре бара. Моның өчен 39 миллион 572 мең сум акча бүленгән. Телгә алынган мәктәпләрдә түбәләр, инженерлык коммуникацияләре ремонтлана, эчке һәм тышкы ишекләр, тәрәзәләр алыштырыла. Бу мәктәпләргә ремонт эшләре өчен муниципаль бюджеттан да 4 миллион сумнан артыграк акча каралган. Районның башка мәктәпләре һәм балалар бакчалары да яңа уку елына "матурланырга" тиеш. Аларда буяу эшләре бара, шулай ук идән, стена плитәләрен алыштыру, кайберләрендә веранда ясау кебек һәм башка эшләр планлаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев