САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар һәм акцияләр

"Минем әнием – иң-иңе!" конкурсы. Сарманнан Агыйдел Миңнуллина әнисе Светлана белән горурлана

Һәр кемгә дөньяда үз әнисе кадерле булган кебек, миңа да әнием - иң-иң кадерлесе. "Әни" сүзе йөрәктән туа. Үзе йомшак та, назлы да, көчле дә. "Әни", "әнием" дип эндәшү бик аз ул. Нинди зур мәгънә ул сүздә. Минем әнием Светлана адвокат булып эшли, мине һәм сеңлем Мәдинәне бик нык ярата....

Һәр кемгә дөньяда үз әнисе кадерле булган кебек, миңа да әнием - иң-иң кадерлесе. "Әни" сүзе йөрәктән туа. Үзе йомшак та, назлы да, көчле дә.

"Әни", "әнием" дип эндәшү бик аз ул. Нинди зур мәгънә ул сүздә. Минем әнием Светлана адвокат булып эшли, мине һәм сеңлем Мәдинәне бик нык ярата. Әнием бар нәрсәне дә булдыра, кулыннан килмәгән эше юк. Тәмле ризыклар пешерә, кул эшләренә дә бик оста.Төгәл, тырыш, пөхтә булырга безне дә өйрәтә. Кичен назлап йоклата, иртән "кызым" дип, сөеп уята. Салкын көннәрдә күңел җылысын балаларына әни генә бирә ала. Безнең өчен янып-көеп, уңышларыбызга сөенеп яши ул. Үзе кебек безгә дә кешеләргә карата шәфкатьле, ягымлы булырга, һәркемгә ярдәм кулы сузарга өйрәтә.

Мин әнием белән горурланам! Минем әнием - иң-иңе! Барысы өчен дә сиңа зур рәхмәт, әнием! Синең кебек әниебез булганга күрә без бәхетле! Озын гомерле булып, безнең уңышларыбызга сөенеп, озак яшәсәң иде, әнием!

Иң изге теләкләр белән, кызы Агыйдел Миңнуллина.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев