Минем әти бомж булып эшли
Булган хәл. Софья Әхмәдуллина.
Танышлар, дуслар белән очрашабыз икән, күбебезнең сүзе зарлануга әйләнә. Юк кына нәрсә өчен дә канәгатьсезлек белдерәбез, борчылабыз. Дөрес, бу дөньяда ошамый торган әйберләр күп. Тормыш, элекке кебек, үз агымына акмый шул. Бәхетсезлеге дә, үлеме дә килеп тора. Бигрәк тә бернинди кыенлыклар күрми үскән яшьләр, авырлык килүгә, бөгелеп төшәләр. Ә бит арабызда чарасызлык сазлыгына баткан башларын кая куярга белмәүче, ләкин шулай да тормыш салкыннарына каршы тора алучылар да бар. Балалар бакчасында мөдир булып эшләгән чакта булган бер вакыйга турында сөйләмәкче булам.
Иртәнге сәгатьләр иде. Хезмәттәшем: «Сезне балалы бер чегән хатыны сорый. Нәрсә дип әйтим?» — дип ишек ачты. «Ни эшләп йөри микән ул чегән, миндә нинди йомышы булырга мөмкин?» —дип, керүчегә каршы чыктым. Чыннан да, чегәнгә охшаган коңгырт тәнле, кара бөдрә чәчле бер хатын басып тора. 5 яшьләр чамасындагы үзе кебек үк кара чутыр малай җитәкләгән. Шактый таушалып, искергән киемнәре дә безнеңчә түгел, көньяк халыкларыныкына охшаган. «Сез Суфия апамы? Мин Зәнфирә булам. Әнием Зәмзәмия әйтүе буенча, Сезне эзләп килдем», — дип башлады ул сүзен. Ачык һавага, мәйданчыкка чыктык. Малай шундук уенчык җиһазлар янында бөтерелә, уйный башлады. Зәнфирәнең ашыга-ашыга сөйләвеннән аның баласын бакчага урнаштыруны сорап килүе ачыкланды.
Алар әнисе белән Таҗикстанда яшәгән булганнар. Зәмзәмия — чыгышы белән безнең яктан. Яшьлегендә, бәхет эзләп, бер авылдашына ияреп киткән булган. Зәмзәмия апа ару, хәлле генә таҗикның өченче хатыны булып яши. Ире үлгәч, көндәшләренең кыерсытуына түзә алмыйча, җитеп килгән кызын ияртеп, чыгып кача. Мең мәшәкатьләр белән туган авылына, әти-әнисе янына кайта. Бу вакытта инде әти-әнисе вафат, әнкәсенең бердәнбер апасы Мәдинә генә исән. Ул туганын сыендыра-сыендыруын, тик Зәнфирәләрнең, вакытлыча яшәп торырга рөхсәт язуыннан башка, рәтле документлары булмый. Рәсәй паспорты алганчы, миграция бүлегенә барып, билгеләнеп торасы икән. Шушы юлда йөргәндә, Зәнфирә үзе кебек кайтып урнашкан Хамис исемле берәү белән таныша. Тегесе кызга чат ябыша. Авылга да ияреп кайта, вак-төяк йорт эшләрендә булыша. Ахырда кызның ризалыгын ала. Никахлашып, Чаллыда яши башлыйлар. Зәмзәмия дә каршы килми. «Үзебез кебек кеше, ярар, матур гына торсыннар инде», — дип, теләкләр тели. Хамисның торыр урыны, эше бар. Иске генә булса да, машина алып җибәргән. Кайтып-китеп йөрергә ярап тора.
«Башта әйбәт кенә тордык, — дип сөйли Зәнфирә. — Кызып китә торган гадәте бар иде. Андый чакларда күзенә күренмим инде. Мин йөккә узгач, нигәдер үзгәрде, кырысланды. Юктан гына тавыш чыгара, әйберләрне болгап ата. Корсаклы, дип тормады, миңа да кул күтәргәли башлады. Милициягә әйтер идем, куркам. Ни документым, ни эш урыным юк. Әнкәй янына кайтыр идем, ул да кеше почмагында яши. Мәдинә апаның улы әни анда торганга риза түгел икән. Моннан тагын да начаррак хәлләр була башлады. Хамис, үз илемнән килгән якташлар, дип, ир-атлар алып кайта башлады. Кунып та калалар, таң белән эшкә чыгып китәләр. Бүлмә идәнендә тезелешеп яткан адәмнәр өстеннән атлап йөргән чаклар да булды. Ашарларына пешерәм, юам, чистартам. Берсе килә, икенчесе китә, өченчесе өстәлә тора.
Улым туды. Бала көйсезләнсә, миңа гел көн юк. Чит кеше бар, дип тормый, ир йодрыкларын уйната башлый. Тешемне кысып, елый-елый йөрим. Кая барыйм? Күршеләргә керергә рөхсәт юк. Документ алсам, бер көн дә тормас, чыгып китәр идем, дим. Бала бүләкләре белән авылдан әни килде. Ирем эштә вакыт иде. Хәлләремне сиздермәскә тырыштым. Ана күңеле сизмиме соң? Сорап-сорап караса да, «Әни, кайгырма. Бар да әйбәт безнең. Акчабыз җитә, ашарыбызга бар», — дип озатып җибәрдем. Ике еллап тукмак астында яшәдем шулай. Ниһаять, документлар булды. Эшкә керү, баланы бакчага бирү турында уйлыйм. Ирем көне-көне белән ару гына йөри дә, бер сәбәпсезгә йөзгә үзгәрә дә куя. Әллә берәр юләрләндерә торган әйбер тартты инде ул? Малай белән уйнамакчы була, тегесе курка. Бу тагын ошамый. «Минеке түгел бу, атасын да танымый» — дип, миңа җикеренә башлый.
Әни килгәләп йөри. Соңгы килүендә күз төбем күп-күмгәк, беләгем кара янган иде. Ялганлауның файдасы юк, күз яшьләрем белән барысын да сөйләп бирдем. Ике бәхетсез кочаклашып еладык. Әни әйберләрне җыярга тотынды. «Мин сине бу ерткыч янында калдырмыйм. Ачка үлмәбез, ферма өендә булса да торырбыз. Авылда әле яшәрлек буш өйләр дә бар», — диде. Китәбез, дигәндә генә, атылып, Хамис кайтып керде. Бер иптәше нидер эзләп кереп чыккан иде, шул әйткәндер инде. Ир башта артистланып, китмә, мин синсез яши алмыйм, дип ялынды. Мин каты торгач, икебезгә дә кизәнә башлады. Бала чыр итеп кычкыра. Миңа сугам, дигәндә, әни арага кереп, күсәк кадәр йодрык аның башына төште. Әни бичара, башын тотып, диванга ауды. Шул вакыт, бәхеткә каршы, бездә яшәп ята торган Ильяс кайтып керде. Ул безне үлемнән алып калды, дисәң дә була. Хамис әллә теге әйберен тарткан, күзенә ак-кара күренми, инде кулына пычак алган иде. Кулдан сумканы тартып алып, күпме йөреп ясаткан паспортны ерткалап атты. Кулга эләккән әйберләрне генә алып, әй, кулың сынса иде, дип каргап чыгып киттем. Менә шундый холыксыз адәм белән өч ел гомерем үтте.
Авылга кайттык, кая барасың. Мәдинә апа хәлне аңлады. Әнкәй ул вакытта ук чирли, дарулар белән генә тора иде. Шифаханәгә алып барып булмады. «Гомерең бетсә, беркем дә алып кала алмый», дип әйтә торган иде. Урын өстендәге әнине бер ел тәрбияләдем. Апага йорт эшләрендә булышып, бакчасында эшләп, тавык-чебешен карадым. Чакырган кешеләргә ремонт эшләренә дә бара идем. Әз булса да акчасы була. Колхозлар таркалган вакыт, авыл халкының да күбесе эшсез.
Әни әйтә килде: «Безне укыткан Камәрия апаның кызы районда олы урында икән. Без Шыгайга йөреп укыдык. Буранлы, салкын көннәрдә укытучыбыз үзенең шәлен бәйләтеп җибәрә торган иде. Кызы да әнисе кебек булырга тиеш. Бар, эзләп тап. Бүтән барып төртелерлек кешебез юк». Шундый хәлләрдә яшәп ятабыз инде. Менә Сезне эзләп таптым«...
Зәнфирә сөйләгәннәрне исем китеп тыңладым. Хатын-кыз нинди генә авырлыклар күрми, ә кайберәүләр рәхәткә түзми. Гадәтемчә, шактый уйланып утыргач кына: «Зәнфирә, паспортың юк, улыңның медицина кәгазьләре дә әллә кайда, дисең. Мин, бик теләсәм дә, хәзергә берничек тә ярдәм итә алмыйм. Бу бит — хөкүмәт учреждениесе, документсыз бала кабул итмибез. Сине дә паспортсыз эшкә алмаслар. Ничек тә яңасын ясатырга кирәк», — дидем. Шул вакыт паспорт өстәлендә эшләүче Зөлфия Шакировна искә төште. Ул баласын безнең бакчага йөртә. Үзем өчен сорамыйм бит. Зәнфирәгә көтеп торырга куштым. Балаларны бакчадан алыр вакыт җитә, Зөлфия дә озакламас. Ул күренүгә, каршына чыгып, хәлне сөйләп бирдем. Зөлфия, ике-өч сүздән аңлап, иртәнге якта паспорт өстәленә килергә кушты. Берникадәр вакыттан соң, Зәнфирә, яңа паспорт, баласы өчен кирәкле кәгазьләрне тотып, яңадан килде. Бүтән әллә ни ярдәм итмәсәм дә, мәгариф бүлеге белән сөйләшеп, үземнең җаваплылыкка алып, "чегән малае«на бакчада урын таптык. Зәнфирә үзе икмәк комбинатына керде. Бер ялгыз әбигә фатирга урнаштылар.
Бала керер алдыннан, бакча мөдире һәм ата-ана белән үзара килешү төзү тәртибе бар. Шәфкать туташы да әти-әнигә ничек йөртү, киендерү, ашату буенча киңәшләрен бирә. Шул вакытта бу сөйләшүләрдә миңа да катнашырга туры килде. «Улыңның өс-башына алырга, үзеңә дә бераз кием-салымыңны алыштырырга кирәк. Алга таба ничек яшәргә уйлыйсың, бераз акчаң бармы?» — дип кызыксындым. «Әнинең алтын алкасын, йөзеген ломбардка, залогка тапшырдым. Малайга да, үземә дә өс-баш алдым. Яшәрбез әле ничек тә. Эштән курыкмыйм мин», — дигәч, сөенеп куйдым. «Иреңнең кайтып интектергәне юкмы соң монда? Кайда икәнлегегезне беләдер бит?» — дип сорады бер тәрбиячем. «Юк, кайтканы юк. Чаллыга баргач, күрдем мин аны. Җир асты юлында хәер сорашып утыра. Улым күреп: „Әнә, анда әти“, — димәсә, игътибар да итмәс идем. Ышанмыйча якынрак килдем. Кәчтүменең бер җиңе буш. Әллә кулын өздергән инде, әллә жәлләтү өчен эчтән юри бәйләп куйган? Бер сүз дәшмичә, 50 сум акча салып киттем. Таныдымы, белмим, күтәрелеп карамады. Улым кайткач, фатир апасына: „Минем әти бомж булып эшли, кешедән акча җыеп утыра“, — дип әйтә икән. Ул „бомж“ сүзен каян белгән диген? Хамисны күргәч, үзебез торган фатирга да барып килергә уйладым. Кемгә сатты микән, әллә алганнармы? Анда бөтенләй ят кешеләр тора икән. Кергәч, чәй эчереп чыгардылар. Улыма, хәер булыр дип, акча да бирделәр. Бөтен кеше дә әшәке түгел шул. Әйбәтләр дә бик күп».
Шулай итеп, Зәнфирәнең малае Нәргиз бакчага йөреп китте. Әнисе дә башкалар рәтендә бөтен бәйрәмнәрдә, балалар иртәләрендә катнашты. Матур итеп бии дә икән. Бер еллап вакыт үтте. Көннәрдән беркөнне бер хезмәттәшебез: «Безнең Нәргизнең әнисе икмәк заводында эшләүче Галимҗанга чыккан икән. Аналары балалы хатынга өйләнүенә бик риза булмасалар да, ахырда никах укытканнар инде», — дип сөйләп торды. Аннан малае бездән китте, беренче сыйныфка укырга керде. Эшкә нык, олыларны хөрмәт итә белүче, ягымлы Зәнфирәне дә күз уңыннан югалтып тордык. Үз эш-мәшәкатьләребез дә күп бит. Балалар килә-китә, әти-әниләр дә алышынып торалар. Кеше аша гына Зәнфирәнең кыз бала тапканын ишеттек.
Инде мин дә — пенсиядә. Гомер әкрен генә үтә. Беркөнне күземә күренәме дип торам, капкадан Зәнфирә белән иптәше килеп керделәр. Алар инде байтактан Чаллыга күчеп яши башлаганнар икән. "Чегән хатыны«м шундый матур, килешле итеп киенгән, тагын да чибәрләнгән. Алып килгән күчтәнәчләре белән чәй эчтек, озак кына сөйләшеп утырдык. Аш-суга оста Зәнфирә үз эшен башлап җибәргән. Пекарня ачып, камыр ризыклары пешереп сата. Кызлары, быел 9 сыйныф бетереп, документларын медучилищега биргән. Ә теге яланаяклы кара чутыр малай, армиядән кайткан, эшли, читтән торып, укуын дәвам итә, ди. «Артыннан кызлар күп йөри. Әтисе кебек тәртипсез булмасын дип үстердем инде. Теләгенә каршы килмим, өйләнәм, дисә, кая барасың. Берүк бәхетле, сәламәт булсыннар. Мәдинә апа авылда яши. Тик олыгайды инде. Малае читтә, бик кайтып йөри алмый. Үзебезгә алып китеп тәрбиялисем килә, тик апаның шәһәргә килергә бер дә исәбе юк шул», — ди Зәнфирә. Иптәше дә бик ягымлы, тыныч кына. Хатынының күзенә карап, аның сүзен җөпләп тора. «Ул Сезне гел сөйли инде. Теге вакытта ярдәм иткәнсез бит. Үзегезнең хәлләрегез ничек? Берәр ярдәм кирәк булса, шалтыратыгыз», — дип, телефон номерын да бирде. Ул кадәр ярдәм иткәнмен дип санамыйм үземне. Әйе, башын кая орырга белми йөргәндә, бүлдерми тыңладым, сүзләренә ышандым, кирәкле кеше белән сөйләштем. Өемә чакырып ашатмадым, ярдәм йөзеннән акча да бирмәдем. Баласын бакчага урнаштыру — анысы минем вазифа гына. Киңәш биргәнмен икән тагын. Тыңлаучы булса, анысын күп кешегә бирәбез инде аны. Шулай да, бу бәхетле пар саубуллашып чыгып киткәннән соң, күңелгә рәхәт булып калды. Кич буе шуларны уйлап, үзалдыма елмаеп йөрдем.
ФОТО:https://ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев