“Миндә ВИЧ”: сер итеп саклана торган чир белән авыручылар ничек яши
Билгеле булганча, ВИЧ-инфекция йоктыручылар, СПИД кебек куркыныч йогышлы авырулары булучылар, башка төрле вирус йөртүчеләр психологик яктан үзләрен уңайсыз хис итәләр.
Күп очракта җәмгыятьтә үзләрен ничек тотарга белмиләр. Борчыган сорауларны кемгә дә булса бирергә дә читенсенәләр. Шундый сорауларның берничәсе белән без район үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар табибы Зөлфия Саликовага мөрәҗәгать иттек.
- Кеше эшкә кергәндә, нинди кагыйдәләрне үтәргә тиеш? Эш бирүчегә ВИЧ-инфекция вирусы йөртүе турында әйтергә бурычлымы ул?
- Кеше эшкә кергәндә, үзенең ВИЧ-инфекцияле икәнен әйтергә бурычлы түгел, шулай ук укырга кергәндә дә. Бу хакта эшкә яки укырга керүчедән медицина белешмәсе таләп итү законсыз. ВИЧ-инфекциягә медицина тикшерүе үтәргә чикләнгән категория кешеләр генә бурычлы. Әйтик, кан препаратлары, сперма, башка биологик сыекчалар, тукымалар һәм органнар донорлары, аерым һөнәр ияләре, мәсәлән, СПИД ны кисәтү һәм аның белән көрәш үзәге табиблары, урта һәм кече медицина персоналы, медицина оешмалары, ВИЧ-инфекциялеләр яки ВИЧлы материаллар белән эшләүче лаборатория, тикшеренү институтлары хезмәткәрләре. ВИЧ-инфекциягә тикшеренүне таләп итүче уку йортлары исемлеге закон нигезендә билгеләнмәгән.
- Санитар кенәгә кирәк булганда нишләргә?
- Мондый кенәгәне балалар, азык-төлек продуктлары белән бәйле, транспорт, сәүдә, медицина оешмаларына эшкә керүчеләр тутыралар. Ләкин бу һөнәр ияләре бирергә тиешле анализлар исемлегенә ВИЧ-инфекция кертелмәгән. Әгәр сездән: “Ни өчен ВИЧ-инфекциягә анализ бирмәдегез?” – дип сорыйлар икән, “Ул мәҗбүри анализлар исемлегендә юк”, - дип әйтә аласыз.
- Чит илдән килүчеләр өчен ВИЧ-инфекциягә кагылышлы нинди дә булса күрсәтмә бармы?
- Россия Федерациясе законнары нигезендә, чит илдән керүчеләр яки гражданлыгы булмаган кешеләр Россиягә өч айдан артык срокка киләләр икән, аларның, Россия визасы алу өчен, ВИЧ-инфекцияле булмаулары турында сертификатлары кирәк була. Әгәр безнең илдә яшәүче чит ил яки гражданлыгы булмаган затларда ВИЧинфекция барлыгы ачыклана икән, алар илдән чыгарылалар.
- СПИД үзәкләренә яки кабинетларына учетка басарга куркучы кешеләр бар.
- Куркырга кирәк түгел. Мондый үзәкләрдә яки кабинетларда тәҗрибәле белгечләр эшлиләр. Табибка килгәндә, көнен алдан ук табиб белән киңәшегез. Аңа даими рәвештә һәм үз вакытында килергә тырышыгыз. Сорауларыгызны алдан ук әзерләп куегыз. Табибның барлык күрсәтмәләрен үтәгез. Сорауларга дөрес җавап бирегез. Аң ламаган әйберләрне кабатлап сорарга читенсенмәгез. Нинди дарулар һәм аларны ничек кабул итүегез турында дөресен әйтегез. Ярты ел саен табибка күренеп торыгыз.
- Ә авыруларның нинди хокуклары бар?
- Табиб сезгә кимендә 15 минут вакыт сарыф итәргә тиеш. Дәвалау схемалары турында тулы мәгълүмат алырга, дәвалану турында карар чыгаруда катнашырга, диагноз һәм хезмәт күрсәтүнең яшеренлегенә, башка белгеч белән дә киңәшергә, икенче табибка күчәргә хокуклысыз.
- ВИЧ-инфекцияле кеше гаилә кора аламы?
- Әлбәттә. Тик кайберәүләр авыруны партнерына йоктырудан, җинаять җаваплылыгыннан куркалар. Моннан чыгу юлы бар. Җенси мөнәсәбәтләр вакытында саклану чараларын күрергә кирәк.
- Икесе дә ВИЧ-инфецияле булса, сакланырга кирәкме?
- Кирәк, Чөнки ВИЧләрнең төрле төрләре бар. Кеше үзенеке янына икенче төрне дә йоктырырга, анысы тагы да авыррак булып чыгарга мөмкин. Вирус һәрвакыт үзгәреп тора, һәм ул һәр кешенеке үзенә генә хас үзенчәлекле була. Аннан соң кеше партнерыннан башка төрле авыру йоктырырга да ихтимал.
- ВИЧ-инфекцияле анадан, яки ВИЧ-инфекцияле ата-анадан сәламәт бала туарга мөмкинме?
- Мөмкин. Моның төрле юллары бар. Әлбәттә, беренче чиратта, табиб билгеләгән дәвалауны төгәл үтәргә кирәк. Хәзерге дарулар сәламәт хатын-кызларга ВИЧ-инфекцияле ир-атлардан да авырга узарга һәм авыру йоктырмаска, сәламәт бала табарга мөмкинлек бирәләр.
Зөлфия Шәрипова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев