САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мин - ел алдынгысы

Ниһаять язның иң матур көне - "Ел укучысы" бәйгесе килеп тә җитте һәм ниһаять конкурста катнашучыларны без шоу-программада сынадык. Кемнәр сон инде бу Сарман урта мәктәбенең иң түземле укучылар, кемнәр ул безнең мәктәпнең горурлыгы? Алар түбәндәгеләр иде: 2в сыйныфы укучысы Хатипова Диләрә, 3а сыйныфы укучысы Ахметова Эльвина, 4а сыйныфы укучысы...

Ниһаять язның иң матур көне - "Ел укучысы" бәйгесе килеп тә җитте һәм ниһаять конкурста катнашучыларны без шоу-программада сынадык. Кемнәр сон инде бу Сарман урта мәктәбенең иң түземле укучылар, кемнәр ул безнең мәктәпнең горурлыгы?
Алар түбәндәгеләр иде: 2в сыйныфы укучысы Хатипова Диләрә, 3а сыйныфы укучысы Ахметова Эльвина, 4а сыйныфы укучысы Хадиев Инсаф, 5а сыйныфы укучысы Габдрахманов Ленар, 5а сыйныфы укучысы Гайнуллина Рузилә, 6а сыйныфы укучысы Тузеева Юлия, 8а сыйныфы укучысы Аминова Айгөл, 9в сыйныфы укучысы Фатыхов Булат һәм 11а сыйныфы укучысы Исмәгыйлова Гөлгенә.
1нче этапта безнең конкурсантларыбыз "Мин - ел алдынгысы" исеме астында газета чыгардылар. Нинди искиткеч итеп башкарганнар алар элеге эшне. Һәм эйтергә кирәк- иң яхшы газета ясаучылар бүләкле булдылар.
2нче этапта "Мин директор булсам..." исеме астында иншалар яздылар. Укучыларыбызның нинди уйлар белән яшәүләрен дә ачыкладык. Әйтергә кирәк - күбесе укуны 5 көнлек итеп ясар идем дип язган. Без инде өметләнеп калабыз - алар язган күп әйберләр чынга ашыр.
Директор булам дигәч тә, ул бит әле җиңел эш түгел, моңа бик тә җаваплы карарга кирәк. Аңа хәтле әле укытучы ролендә булып карарга кирәктер инде. Шуңа күрә 3нче этапта катнашучылар ачык дәрес күрсәттеләр һәм парлы бию биеделәр. Нинди биюләр генә күрмәдек бу турда: татар биюе, вальс, рок-н-ролл, эстрада биюе, латиноамерика биюе.
Һәм инде әлбәттә «Интеллектуаль марафонда» укучыларны сынамыйча булмады. Әлеге биремнәр зирәклелек, акыллылык, тапкырлык мөмкинлекләрен ачу өчен әзерләнгән иде. Ә җиңүчеләр һәр турда алынган баллар нәтиҗәсендә билгеләнде. Хөрмәтле директорыбыз Эльвира Зуфаровна һәм хөкемдарлар җиңүчеләрне түбәндәгечә билгеләделәр:
1 урын - Хадиев Инсаф,
2 урын - Ахметова Эльвина,
3 урын - Хатипова Диләрә
1 урын - Габдрахманов Ленар,
2 урын - Тузеева Юлия,
3 урын - Гайнуллина Рузилә,
1 урын - Фатыхов Булат
2 урын - Аминова Айгөл
Ә 11а сыйныфы укучысы Исмәгыйлова Гөлгенә Гран-при һәм күчмә кубокка ия булды.
Шулай ук "Ел спортсмены" номинациясендә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды: алар Хадиев Риназ (11а) һәм Нуруллина Альбина (8а) иделәр
Без барлык катнашучыларны да котлыйбыз һәм уңышлар телибез!
Алар түбәндәгеләр иде: 2в сыйныфы укучысы Хатипова Диләрә, 3а сыйныфы укучысы Ахметова Эльвина, 4а сыйныфы укучысы Хадиев Инсаф, 5а сыйныфы укучысы Габдрахманов Ленар, 5а сыйныфы укучысы Гайнуллина Рузилә, 6а сыйныфы укучысы Тузеева Юлия, 8а сыйныфы укучысы Аминова Айгөл, 9в сыйныфы укучысы Фатыхов Булат һәм 11а сыйныфы укучысы Исмәгыйлова Гөлгенә.
1нче этапта безнең конкурсантларыбыз "Мин ел алдынгысы" исеме астында газета чыгардылар. Нинди искиткеч итеп башкарганнар алар элеге эшне. Һәм эйтергә кирәк- иң яхшы газета ясаучылар бүләкле булдылар.
2нче этапта "Мин директор булсам..." исеме астында иншалар яздылар. Укучыларыбызның нинди уйлар белән яшәүләрен дә ачыкладык. Әйтергә кирәк - күбесе укуны 5 көнлек итеп ясар идем дип язган. Без инде өметләнеп калабыз - алар язган күп әйберләр чынга ашыр.
Директор булам дигәч тә, ул бит әле җиңел эш түгел, моңа бик тә җаваплы карарга кирәк. Аңа хәтле әле укытучы ролендә булып карарга кирәктер инде. Шуңа күрә 3нче этапта катнашучылар ачык дәрес күрсәттеләр һәм парлы бию биеделәр. Нинди биюләр генә күрмәдек бу турда: татар биюе, вальс, рок-н-ролл, эстрада биюе, латиноамерика биюе.
Һәм инде әлбәттә «Интеллектуаль марафонда» укучыларны сынамыйча булмады. Әлеге биремнәр зирәклелек, акыллылык, тапкырлык мөмкинлекләрен ачу өчен әзерләнгән иде. Ә җиңүчеләр һәр турда алынган баллар нәтиҗәсендә билгеләнде. Хөрмәтле директорыбыз Эльвира Зуфаровна һәм хөкемдарлар җиңүчеләрне түбәндәгечә билгеләделәр:
1 урын - Хадиев Инсаф,
2 урын - Ахметова Эльвина,
3 урын - Хатипова Диләрә
1 урын - Габдрахманов Ленар,
2 урын - Тузеева Юлия,
3 урын - Гайнуллина Рузилә,
1 урын - Фатыхов Булат
2 урын - Аминова Айгөл
Ә 11а сыйныфы укучысы Исмәгыйлова Гөлгенә Гран-при һәм күчмә кубокка ия булды.
Шулай ук "Ел спортсмены" номинациясендә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды: алар Хадиев Риназ (11а) һәм Нуруллина Альбина (8а) иделәр
Без барлык катнашучыларны да котлыйбыз һәм уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев