Матбугат үзәгеннән көн рецепты – гөлҗимеш һәм кычыткан белән чәй
Сезгә гөлҗимеш һәм кычыткан белән чәй рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - яшел яки кара коры чәй - 1 аш калагы; - коры кычыткан - 1 аш калагы; - гөлҗимешнең коры җимешләре ¬- 1 аш калагы; - су - 4 стакан; - шикәр комы - 1 чәй калагы. Гөлҗимешне ваклыйбыз...
Сезгә гөлҗимеш һәм кычыткан белән чәй рецептын тәкъдим итәбез.
Кирәк булалар:
- яшел яки кара коры чәй - 1 аш калагы;
- коры кычыткан - 1 аш калагы;
- гөлҗимешнең коры җимешләре ¬- 1 аш калагы;
- су - 4 стакан;
- шикәр комы - 1 чәй калагы.
Гөлҗимешне ваклыйбыз һәм кычыткан белән кушабыз.
Су кайнатабыз һәм аңа барлыкка килгән катнашманы салабыз. 8-10 минут тотабыз.
Моны башка савытка салабыз, ә кычыткан белән гөлҗимешкә тагын су салабыз.
Чәй кайнатабыз, бераз тотабыз, сөзәбез, суга кушабыз, шикәр өстибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев