Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Маhинур апаның 100гә кадәр яшәргә исәбе бар

Моннан биш ел элек юбилеен зурлап үткәргән иде Маһинур апа. Мул табын артына балаларын, онык-оныкчыкларын, кода-кодагйларын, туганнарын җыйды.

Тормыш позициясен әле дә үзгәртмәгән, киләчәккә зур планнар белән яши ветеран.
- Аллаһ боерса, 100гә кадәр яшәргә исәп бар әле. Гомер буена бер эшсез торганым булмады. Хәзер дә тик утырырга яратмыйм. Озак яшәүнең сере дә шундадыр әле. Сарман бүлнисендә 24 ел эшләсәм дә, бер көн дә анда авырып ятканым булмады, Аллаһка шөкер. Берүзем яшим, ашарга пешерәм. Әле бөкерәймәдем дә бит. Шәһәрдә озаклап тора алмыйм, кызым алып китсә, берничә көннән кайтасы килә башлый. Күземә операция ясаттым, үземне үзем карый алам әле, - дип тезеп китте юбиляр.
Авылның иң өлкән кешесен “аяклы энциклопедия” дип атадылар кунаклар. “Чын мәгънәсендә, эш атлары булгансыз. Хәзер кадер-хөрмәттә яшәгез, сәламәт булыгыз”, - диде район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, изге теләкләрен җиткереп, һәм Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән чәчәк бәйләме, истәлек бүләкләре тапшырды. Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Шәрипова, Яңа Әхмәт авылы ветераннар советы рәисе Гөлүсә Ризатдинова, балалары, онык-оныкчыклары да сихәт гомер, бәхет, кадер-хөрмәт теләделәр.
- Путинга да, Татарстан Рәисенә, район башлыгына да зур рәхмәт. Онытмыйлар, бәйрәмнәргә дә күчтәнәчләр китереп торалар, - диде Маһинур апа.
Тиз генә балачакларын да искә алды ул, хезмәт баскычларын барлады.
- Биш яшьтә әтисез калганмын. 38 яшем туларга бер ай кала, ирем үлеп китте, өч бала белән тол калдым. Эшне бик яраттым. Бер эшләмәгән эшем дә калмады. Торф чыгарырга да җибәрделәр. Чиләбедә шахтада да эшләп кайттым. 40 елдан артык хезмәт стажым бар. Ятим булуым белән укый алмадым мин. Авылда 4 класс укыгач, Сарманга барасы иде. Өскә, аякка кияргә булмагач, йөреп укый алмадым. 12 яшемнән колхозга эшкә чыктым. Көлтә дә бәйләдек, тырма белән җыйдык. Курага эләгеп, балтырларым кара канга батып кайта торган идем. Кертергә ярамый, дип, ул елларны стажга кертмәделәр. Аннан Сарманга дуңгыз балалары карарга йөрдем. Иртә-кич барып йөрдем. 1 ел эшләгәч, колхоз рәисе Зәйнуллин, чакырып: “Ящур чыкты, я Сарманда торып эшлисең, я эштән туктыйсың”, - диде. Өйдә гаилә дә бар бит. Шуннан бүлнискә утын яручы булып эшкә кердем. Тәүлеклек эш тә бар иде, санитарка булып урнаштым. Колхоздан качты, дип, өстемнән жалу язганнар. Барып керсәм, ирем эшләгәндә, баш инженер булган Нуртдинов утыра. Борчылма, дип, кайтарып җибәрде. Шулай итеп, 24 ел эшләдем бүлнистә, рәсемем почет тактасыннан төшмәде. Эшемне күрә белделәр, - диде Маһинур апа.
60 яшенә кадәр эшләгән әле ул. Аннан, эштән туктагач, җәйге каникулларга оныклар кайта башлаган. “Һәр елны 25 майда кайта идек һәм 31 августта гына китә идек. Әби янында бик рәхәт булды. Ул безне хезмәткә дә, тәртипкә дә өйрәтте”, - диде оныгы Гөлшат.
- Үсә төшкәч, оныклар дискәтүккә йөри башладылар. Сарман егетләре белән бәйләнделәр, аннан тормыш кордылар. Аллаһка шөкер, кияүләр дә, кода-кодагыйлар да әйбәт булдылар, - дип мактады сүзгә оста Маһинур апа.
Бүгенге көндә дә оныклар, оныкчыклар әбиләренең күз карашыннан өркеп торалар. Фотога төшергәндә, хәтта җыелган урын-җир өстенә менәргә дә куркып тордылар. “Моның өчен безгә нык “эләгә” иде”, - дип көлештеләр үзләре.
Олуг юбилее уңаеннан, быел да Маһинур апа Коръән ашы үткәрергә ниятләгән: кунаклар килүен көтәләр иде. Икенче елга тагын күрешергә сөйләшеп, таралыштык без. Ә ул изге теләкләрен матур шигырь юлларына салып җиткерде, дөньяларга – тынычлык, илгә иминлек теләде. Теләкләре үзенә дә озын гомер теләп торсалар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев