Реклама
Спорт
Сарман гимназиясенең "Искра" командасы республика ярышларында дүртенче булды
"Сәламәтлек - зур байлык" дигән девиз белән яшибез без. Гимназиядә үткәрелә торган төрле түгәрәкләргә йөрибез, район һәм республика күләмендә оештырылган ярышларда, эстафеталарда катнашабыз. Яңа уку елы әле генә башлануына карамастан, инде берничә спорт ярышында катнашырга да өлгердек. Сентябрь ахырында Казан шәһәренең "Патриот" спорт-патриотик үзәгендә укучыларның "Алга, яшьармиячеләр!" ("Вперед, юнармейцы!") бәйгесе...
"Сәламәтлек - зур байлык" дигән девиз белән яшибез без. Гимназиядә үткәрелә торган төрле түгәрәкләргә йөрибез, район һәм республика күләмендә оештырылган ярышларда, эстафеталарда катнашабыз.
Яңа уку елы әле генә башлануына карамастан, инде берничә спорт ярышында катнашырга да өлгердек.
Сентябрь ахырында Казан шәһәренең "Патриот" спорт-патриотик үзәгендә укучыларның "Алга, яшьармиячеләр!" ("Вперед, юнармейцы!") бәйгесе булды. Бу - хәрби-спорт бәйрәме. Ул балаларда башлангыч хәрби әзерлек буенча күнекмәләр булдырырга ярдәм итә, алар гадәттән тыш хәлләрдә тиешле карарлар кабул итәргә, бер коллектив булып яшәргә, зыян күрүчегә беренче медицина ярдәме күрсәтергә өйрәнәләр, үз-үзләрен сынап карау мөмкинлеге алалар.
Бәйгедә район данын гимназиябезнең "Чаткы" ("Искра") командасы яклады. Айзилә Әхкәмова, Алия Гыйбадуллина, Альберт Газизуллин, Ильмир Әхмәтҗанов, Эльвина Сафина, Нәфис Нуриев, Азамат Әхмәдуллин, Сабина Фәртдинова, Айзат Осипов, Руслан Самсонов уңышлы чыгыш ясадылар.
Бәйге программасына теоретик сораулар, 60 метрга йөгерү, граната ату, автомат сүтү һәм җыю, беренче медицина ярдәме күрсәтү һәм башка ярышлар кертелгән иде. Укучыларыбыз үзләренең тырышлыкларын, хәрби хезмәткә әзер булуларын күрсәттеләр, белемле, эрудицияле, кызыксынучан икәнлекләрен тагын бер кат расладылар. Нәтиҗәләр дә сөендерде. Ярышларда безнекеләр призлы урыннарга лаек булдылар. Теория буенча үткәрелгән бәйгедә команда - беренче урынга, 60 метрга йөгерүдә Айзат Осипов шулай ук - беренче, команда - өченче, турникта күтәрелү буенча Нәфис Нуриев - беренче, автомат магазинын сүтеп җыюда команда - икенче, Ильмир Әхмәтҗанов - өченче, җиргә ятып, кулда күтәрелү буенча һәм эстафетада команда өченче урынны яулады. Укучыларның тапкыр һәм җитез булулары гимназиябезгә тагын бер уңыш китерде - команда беренчелегендә дүртенче булдык. Без укучыларыбыз белән горурланабыз, илебез патриотлары булачакларына ышанабыз, аларга сәламәтлек һәм тагы да зуррак үрләр яулауларын, укуларында уңышлар теләп калабыз.
Алсу Гыйниятуллина, Сарман гимназиясенең педагог-оештыручысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев