Флёра Шәйдуллина “Үлемсез полк” акциясенә кушылды
Шәрифуллин Әнәс Кәлимулла улы, 1942-1947 .
Сарман районы Иске Минзәләбаш авылында 12 .08.1924 елда туган. Сугыш башланган елны Иске Минзәләбаш мәктәбен бетергән 17 яшьлек егет була.1942 елның март аенда Бөгелмә военкоматы аша армиягә алына. Шуннан Белоруссиягә армия генералы Рокоссовский җитәкләгән фронтка алына. 953, 279 нчы укчылар полкында, 614 нче зенит- артиллерия полкында сержант, командир булып хезмәт итә.Сугышның бер мизгелендә әтисе Кәлимулла бабай белән 5-10 минут очрашып алалар. Сугышта ике тапкыр яралана. Госпитальдә дәваланып, тагын фронтка җибәрелә. Батырлыклары өчен II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, " Германияне җиңгән өчен" ,"Батырлык өчен" , "Сугышчан казанышлары өчен" һәм башка медальләр белән бүләкләнә. 1947нче елның март аенда, 5 ел хезмәт итеп, офицер булып, туган авылына кайта. Сугыштан соңгы елларда Ләшәү Тамак мәктәбендә физика, математика укыта, мәктәп директоры була. Алабуга педагогия институтын тәмамлый. "Мәгариф отличнигы", "Атказанган укытучы " исемнәренә лаек була. Тормыш иптәше Бриллиант белән 6 бала тәрбияләп үстерәләр. 1993 нче елда ахирәт дөньясына күчте.
-Еллар арты еллар үтсә дә, син безнең күңелләрдә мәңге сакланырсын, - ди аның якыннары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев