САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Ләшәү Тамак авылында “Китапларга – яңа тормыш” акциясе үтте

Узган атнада Ләшәү Тамак мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фирдәүсә Хәбибуллина җитәкчелегендә "Китапларга - яңа тормыш" акциясе үткәрелде. Аның кысаларында укучылар мәктәп китапханәсенә китаплар бүләк иттеләр. Алардан һәм язучы-авторлар кул имзаларын куеп бүләк иткән китаплардан күргәзмәләр оештырылды. Бу чараның икенче өлешендә шагыйрә Вәсимә Хәйруллина юбилее уңаеннан "Син бик кирәкле...

Узган атнада Ләшәү Тамак мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фирдәүсә Хәбибуллина җитәкчелегендә "Китапларга - яңа тормыш" акциясе үткәрелде. Аның кысаларында укучылар мәктәп китапханәсенә китаплар бүләк иттеләр. Алардан һәм язучы-авторлар кул имзаларын куеп бүләк иткән китаплардан күргәзмәләр оештырылды. Бу чараның икенче өлешендә шагыйрә Вәсимә Хәйруллина юбилее уңаеннан "Син бик кирәкле кеше үзең дә" дигән әдәби-музыкаль кичә уздырылды. Анда 6-9 сыйныф укучылары катнашты. Алар шагыйрәнең шигырьләрен яттан сөйләделәр, аның сүзләренә язылган җырларны башкардылар, табышмаклар әйтештеләр. Мәктәп китапханәсе китапханәчесе Флүзә Кәлимуллина һәм авыл китапханәсе мөдире Гөлдания Вәлиева шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев