Район өлкәннәре тулы канлы тормыш белән яшиләр, дип әйтергә ныклы нигез бар. Алар җәмгыятьтә лаеклы урын алып торалар, өлкәннәр өчен күп эшләр башкарыла. Әйтик, кечкенә генә Кормаш авылында медпункт эшләү, Александровкада 100 елдан артык тарихы булган табиблык амбулаториясен төзекләндерү беренче чиратта алар өчен зур шатлык булган. Карашайны тулысынча сулы итүгә,...
Район өлкәннәре тулы канлы тормыш белән яшиләр, дип әйтергә ныклы нигез бар. Алар җәмгыятьтә лаеклы урын алып торалар, өлкәннәр өчен күп эшләр башкарыла. Әйтик, кечкенә генә Кормаш авылында медпункт эшләү, Александровкада 100 елдан артык тарихы булган табиблык амбулаториясен төзекләндерү беренче чиратта алар өчен зур шатлык булган. Карашайны тулысынча сулы итүгә, Петровкада ФАПның җылы бинага күчереләчәгенә дә ышаналар алар.
Район башлыгы Нәфис Закировның өлкәннәр белән очрашып, аларның ел буена башкарган эшләре белән танышуы, үтенеч-гозерләрен тыңлавы, аларны хәл итү буенча тиешле карарлар кабул итүе күркәм традициягә әйләнде. Узган җомгада "Шәфкать" халыкны социаль яклау үзәгендә үткәрелгән чираттагы очрашуда да катнашты ул. Район ветераннар советы һәм инвалидлар җәмгыяте рәисе Лифкать Фазуллин Президиумның узган ел башкарган эшләре турында сөйләде. Ветераннар советы 25 башлангыч ветеран оешмасын берләштергән. Аның 23 е - авыл җирлекләренә, 1 се - район эчке эшләр бүлегенә, 1 се "Җәлилнефть" идарәсенә карый. Алар белән 33 кешедән торган Совет, 13 кешедән торган Президиум җитәкчелек итә. Пленум һәм Президиум утырышларында башлангыч оешмаларның эшчәнлекләрен тагы да җанландыру һәм камилләштерү, пенсионерларны социаль яклау, бәйрәмнәрне билгеләп үтү, өлкәннәрнең ялларын һәм буш вакытларын оештыру мәсьәләләре каралган. Утырышларда, өлкәннәр өчен оештырылган чараларда оешма җитәкчеләре дә катнашкан, һәм бу уздырылган чараларның нәтиҗәлелеген тагы да арттырган.
Районда ветераннар өчен законнар белән гарантияләнгән барлык чараларның вакытында үтәлеп баруын да билгеләп үтте Л.Фазуллин. Бүгенге көндә 74 сугыш ветераны, 246 сугыш ветеранының тол хатыннары фатир өчен субсидияләр алган. Бу эш әле дә дәвам итә.
Районда ветераннарның ялын, буш вакытларын кызыклы итеп үткәрү өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Сарманда һәм Җәлилдә ветераннар клублары эшли. Сишәмбе саен чаңгы базасында өлкәннәргә түләүсез хезмәт күрсәтелә. Барлык бәйрәмнәр билгеләп үтелә. Былтыр Сабан туе мәйданында ветераннар Совет төзелүнең 25 еллыгын бәйрәм иттеләр. Өлкәннәр Алабуга, Болгар, Кандыра күлгә һәм башка тарихи урыннарга бардылар. Өлкәннәр өчен үткәрелгән "Балкыш" фестиваленең гала-концертында катнашу хокукын алдылар. Район һәм зона спорт ярышларында призлы урыннар яуладылар. Алар шулай ук өмәләрдә, район буенча үткәрелгән башка чараларда актив катнашалар. Ялгыз, ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәрнең хәлләрен белешеп торалар. Берничә тапкыр концерт һәм күчтәнәч-бүләкләр белән Җәлил картлар йортында булдылар.
Район җитәкчелеге дә Совет эшчәнлеген даими игътибар үзәгендә тота, һәр чарада ярдәм кулын суза. Быел алтынчы тапкыр башлангыч оешмалар рәисләре, Президиум әгъзалары, актив өлкәннәр өчен "Шәфкать"тә махсус заезд оештырылды. Ял дәверендә район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев җитәкчелегендә алар оешма җитәкчеләре белән очраштылар, күп төрле сорауларына җаваплар алдылар.
Л.Фазуллин үз чыгышында башлангыч оешмалар рәисләре - Рангазардан Гөлүсә Ганиуллина, Александровкадан Фалия Әхмәтҗанова, Карашай Саклаудан Марсель Хәбибуллин, Петровкадан Рәис Юнысов, Флер Хуҗин, Шәрләрәмәдән Роза Шәйгарданова, Азалактан Мияссәрә Мөхәммәтшина, Илексаздан Рәмзия Идиятуллина, Җәлилдән Сания Гыйззәтованың эшләренә югары бәя бирде.
Һәр чарада башлап йөрүче, өлкәннәр өчен оештырылучы чараларны уздыру өчен зур көч куючы Нурсинә Хәйруллинага аерым тукталды. Президиум әгъзалары Даимә Вәлиева, Әбелкәрам Шакиров, Фәния Кушаевага куйган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Район башлыгы Н.Закиров иң элек өлкәннәрне районның социаль-экономик хәле белән таныштырды. Районда 36721 кеше яши. Уртача хезмәт хакы - 18400 сум. Район узган ел бөртеклеләрнең тулай җыемы буенча республикада - II, икмәк тапшыру буенча - I, бөртеклеләрнең уңыш чыгышы буенча - III, шикәр чөгендере тапшыру буенча - III, рапс җитештерү буенча II урынны алды. 15 гаилә фермасы эшли. 7 мең квадрат метр торак төзелде, күп балалы 483 гаиләнең 334 енә җир участогы бирелде, 112 йортка капиталь төзекләндерү үткәрелде. Мәктәпләр, сәламәтлек саклау учреждениеләре, мәдәният йортлары төзекләндерелде, сафка бастырылды. Су линияләре, газүткәргечләр алыштырыла, юллар төзекләндерелә һәм башкалар. Район башлыгы бу эшләрнең киләчәктә дә дәвам итәчәген белдерде. Ул шулай ук социаль мәсьәләләрне хәл итүдә, спорт, мәдәни, сәламәтлек саклау объектларын һәм башкаларны сафка бастыруда, төзекләндерүдә нефтьчеләрнең зур өлеш кертүен билгеләп үтте һәм барлык сарманлылар, район, республика, Россия күләмендәге төрле конкурсларда җиңү яулаучы малайлар һәм кызлар исеменнән зур рәхмәтен җиткерде.
Пленумда ТР ветераннар оешмасы советы рәисе Хәбир Иштирәков катнашты. Ул Пленум эшчәнлегенә югары бәя бирде, аның эшендә район башлыгының катнашуын, Совет эшчәнлеге белән якыннан танышып, өлкәннәрнең һәр үтенеч-гозерен тыңлавын "зур игътибарга лаек" дип бәяләде, республика өлкәннәренең эшчәнлегенә, алар өчен үткәрелгән чараларга тукталды. Әлмәт шәһәре һәм районы ветераннар оешмасы советы рәисе Васил Хуҗәхмәтов та Пленумның югары дәрәҗәдә үтүен әйтте, тәкъдимнәрен җиткерде.
Советның Президиум әгъзасы, мәдәни эшләрне оештыручы Нурсинә Хәйруллина да башкарылган эшләргә тукталды. Районда ветераннарның 10 фольклор коллективы эшли. Алар республикада, Россия күләмендә үткәрелгән конкурсларда катнашалар, призлы урыннар алалар. Өлкәннәр ел саен берничә тарихи урында экскурсиядә булалар. "Ел хатын-кызы", "Өлкән кешенең социаль портреты" кебек конкурсларда, спартакиадаларда җиңүләр яулыйлар, грантлар алалар. Алар өчен компьютер укулары оештырыла. Н.Хәйруллина үз чыгышында һәр эштә ярдәм кулын сузучы район хакимиятенә, социаль яклау, Пенсия фонды, мәгариф, мәдәният, яшьләр эшләре һәм спорт бүлекләре, "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге", сәнгать мәктәбе һәм башкаларга өлкәннәр исеменнән зур рәхмәтен белдерде.
Пленумда шулай ук ревкомиссия отчеты тыңланды.
Соңыннан өлкәннәр халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту буенча башкарылган эшләр өчен рәхмәт белдерделәр, үзләрен борчыган мәсьәләләрне күтәрделәр. "Моннан бер ел элек Александровка табиблык амбулаториясен төзекләндерү турында сүз кузгаткан идем, үтәлде, рәхмәт", - диде Фалия Әхмәтҗанова. Н.Закиров һәр сорауга җентекләп җавап бирде, һәр мәсьәләне хәл итү өстендә эш алып барылачагын әйтте, юбилейларын билгеләп үтүче злкәннәрне тәбрикләде.
Нет комментариев