Ләкедән Тазовлар гаиләсе республика фотоконкурсының "Гаилә" номинациясендә җиңделәр
Узган атнада Казан федераль университетының филология һәм сәнгать институтында "Безнең республика: горурланабыз һәм яратабыз" республика фотоконкурсына йомгак ясалды. Конкурска барлыгы ике меңнән артык татарстанлы республиканың матур гаиләләрен, табигатенең гүзәллеген тасвирлаган дүрт меңнән артык фоторәсем җибәргән булган. Алты номинациядә өчәр җиңүче билгеләнде. Ләкедән Иван һәм Ольга Тазовлар "Гаилә" номинациясендә I урынны...
Узган атнада Казан федераль университетының филология һәм сәнгать институтында "Безнең республика: горурланабыз һәм яратабыз" республика фотоконкурсына йомгак ясалды. Конкурска барлыгы ике меңнән артык татарстанлы республиканың матур гаиләләрен, табигатенең гүзәллеген тасвирлаган дүрт меңнән артык фоторәсем җибәргән булган. Алты номинациядә өчәр җиңүче билгеләнде. Ләкедән Иван һәм Ольга Тазовлар "Гаилә" номинациясендә I урынны алдылар. Җиңүчеләрне республика Президенты аппараты җитәкчесе урынбасары Александр Терентьев тәбрикләде. Соңыннан бүләкләү тантанасы булды. Безнең якташларга диплом һәм кыйммәтле бүләк тапшырдылар. Ахырдан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән истәлекле фотога төшү булды.
Шулай ук укыгыз:
Ләке авылында яшәүче Ольга һәм Иван Тазовлар тату яшәүнең серен беләләр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев