Җәлилдә шахмат буенча ярышлар үтте
Районның авыл җирлекләре арасында үтә торган спартакиадасы кысаларында бүген Җәлил поселогының шахмат клубында ярышлар оештырылды.
Аларда барлыгы 14 авыл җирлегеннән шахмат сөючеләр зирәклектә көч сынаштылар. Нәтиҗәдә Әлмәт авыл җирлеге командасы беренче урынны алды. Алар 11,5 очко җыйдылар. 10 очко белән Иске Кәшер авыл җирлеге шахматчылары икенче булдылар. Илексазлылар 9,5 очко белән өченче урынга чыктылар. Шәхси беренчелектә ир-егетләр арасында Петровка Завод җирлегеннән Мортазин Руслан, 6 очко җыеп, беренчелекне яулады. Икенче урында - Әлмәттән Хәбибуллин Хамис, өченчедә - Илексаздан Сәлахов Нәсим. Хатын-кыз шахматчылары арасында җиңү Иске Кәшердән Нитшаева Рузиләгә елмайды. Икенче урында - Әлмәттән Галиева Зилә, өченчедә - Ләшәү Тамактан Нуриева Ләйлә. Җиңүчеләр - Кубок һәм барлык призерлар медаль һәм грамота белән бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев