Җәлилдә "Хороший доктор" стоматология үзәге эшли
"Теш сызлаудан да яманы бар микән?" Бу халәт белән безнең барыбыз да таныштыр, чөнки медицина статистикасына караганда, кариес дөньяда иң киң таралган чирләрнең берсе булып тора. XIX гасырның башында гына тешне чистарта торган кул бораулары барлыкка килә, ә йөзьеллыкның азагында инде стоматология креслоларын да уйлап табалар. Шулай да авырткан тешне...
"Теш сызлаудан да яманы бар микән?" Бу халәт белән безнең барыбыз да таныштыр, чөнки медицина статистикасына караганда, кариес дөньяда иң киң таралган чирләрнең берсе булып тора. XIX гасырның башында гына тешне чистарта торган кул бораулары барлыкка килә, ә йөзьеллыкның азагында инде стоматология креслоларын да уйлап табалар. Шулай да авырткан тешне дәвалауның төп ысулы аны алдыру булган.
Ләкин бүгенге көндә медицина, шул исәптән стоматология, бик зур алгарыш кичерә. Яңа технологияләр һәм прогрессив ысуллар теш дәвалауны авыртуларсыз һәм бик нәтиҗәле башкарырга мөмкинлек бирә. Хәтта теш яматкан арада "черем итеп" алучылар да бар.
Җәлил бистәсенең "Хороший доктор" стоматология үзәге октябрьнең 31енән генә эшли башлавына карамастан, бистә халкы аны тиз арада үз итте. Теш дәвалауга чират ике атна алга язылып куелган. Клиентлар хезмәт күрсәтүдән бик канәгать калалар. Үзәкнең ишеген ачып керү белән, якты залга эләгәсең, ягымлы администраторлар каршы алалар. Дәвалау бүлмәләре дә заманча җиһазланган. Ә иң мөһиме, анда профессионаллар эшли.
Ситдиков Ренат 1959 елда Аксубай районының Иске Киязле авылында туа, Курашев исемендәге Казан дәүләт медицина институтында белем ала, эш стажы - 36 ел. Өйләнгән, дүрт кызы бар.
Хәйруллина Айгөл 1981 елда Әлмәт шәһәрендә туа, Ижау дәүләт медицина академиясендә белем ала, эш стажы - 7 ел. Кияүдә, өч бала үстерә.
Загфарова Эльвира 1989 елда Самара өлкәсенең Похвистнево шәһәрендә туа, Самара шәһәренең Рявиз университетында белем ала, эш стажы - 6 ел. Кияүдә, бер малай тәрбияли.
"Күптән түгел "Хороший доктор" стоматологиясендә тормыш иптәшемнең "акыл тешен" алдырдык. Хатыным авырлы булганлыктан, аңа авыртуны адреналинсыз баса торган махсус укол ясадылар. Атна буе интектергән, авыртуы колакларга, башка биргән тешне алдыру белән авыртулары бетте. Без бик канәгать калдык", - ди Алмаз Хуҗин.
Илнур Ахберов:
- Профессиональ, сыйфатлы хезмәтләре һәм яхшы кабул итүләре өчен табиб-стоматолог Айгөл Хәйруллинага һәм "Хороший доктор"стоматологиясенең барлык хезмәткәрләренә рәхмәтемне белдерәм.
"Бер көнне бу стоматология үзәгендә теш яматтым. Ике сәгать буе вәземләп, җиренә җиткереп ямады тешне Айгөл Дамировна. Гел авыртусыз дәваладылар", - ди Кадрия Садриева.
Әлбәттә, заманча клиникада тешләрне дәвалау - бик эффектив һәм авыртусыз процедура. Ләкин иң яхшы чара - профилактика. Стоматологик авыруларны кисәтү - сәламәтлек нигезе, чөнки авыру тешләр бөтен организмны агулый. Шуңа күрә ярты ел саен стоматологта тикшерелү бик мөһим.
"Хороший доктор" үзәгендә барлык төр стоматология хезмәте дә күрсәтелә. Бәяләр түбән, өлешләп түләү (рассрочка) мөмкинлеге дә бар.
Консультация - бушлай.
Эш вакыты:
дүшәмбе - җомга 8:00 - 20:00
шимбә 8:00 - 14:00
Телефон: 8(85559) 50350, 89172524478
Адрес: Җәлил бистәсе, Ленин урамы, 10 йорт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев