САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җәлилдә Халыкара инвалидлар көнен билгеләп үттеләр

Бүген Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Халыкара инвалидлар көнен билгеләп үттеләр. Тантанада район Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Фәрит Хөснуллин, Җәлил бистәсе башлыгы Ирек Вафин, социаль яклау министрлыгының район бүлеге җитәкчесе Гөлнара Хуҗина катнаштылар. Алар өлкәннәргә карата ихлас теләкләрен җиткерделәр. Җәлил мәдәният сарае хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән матур концерт программасы бәйрәм...

Бүген Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Халыкара инвалидлар көнен билгеләп үттеләр. Тантанада район Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Фәрит Хөснуллин, Җәлил бистәсе башлыгы Ирек Вафин, социаль яклау министрлыгының район бүлеге җитәкчесе Гөлнара Хуҗина катнаштылар. Алар өлкәннәргә карата ихлас теләкләрен җиткерделәр. Җәлил мәдәният сарае хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән матур концерт программасы бәйрәм табынына тагын да ямь өстәде, хәтта өлкәннәр үзләре дә кушылып җырладылар. Фәрит Мөнәвирович чара башланыр алдыннан Интернатта тәрбияләнүчеләрнең бүлмәләрендә, ял итү, дәвалану кабинетларында булды, яшәү шартлары белән дә танышты.

Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүче 101 яшьлек бабай

Инвалидлар ункөнлегендә узган чаралар турында тулырак мәгълүмәт газетаның 10 нчы декабрь санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев