САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Спорт

Сарман районы укучылары йөзү буенча беренчелектә уңышлы чыгыш ясадылар

Ел ахырында Казан шәһәрендә 1998-1999 елгы яшүсмерләр һәм 2000-2001 елгы кызлар арасында йөзү буенча Татарстан Республикасы беренчелеге уздырылды. Бәйгедә алардан кечерәк 1 нче разрядтан да ким булмаган спорт әзерлеге үткән балалар да катнаша алды. Ярышларда республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан 600 ләп йөзүче катнашты. Безнең район командасын 1 нче яшүсмерләр...

Ел ахырында Казан шәһәрендә 1998-1999 елгы яшүсмерләр һәм 2000-2001 елгы кызлар арасында йөзү буенча Татарстан Республикасы беренчелеге уздырылды. Бәйгедә алардан кечерәк 1 нче разрядтан да ким булмаган спорт әзерлеге үткән балалар да катнаша алды. Ярышларда республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан 600 ләп йөзүче катнашты. Безнең район командасын 1 нче яшүсмерләр һәм балалар спорт мәктәбе укучылары тәшкил итте. Алар республика ярышларында моңа кадәр дә берничә тапкыр уңышка ирешкәннәр иде инде. Бу юлы да ныклы әзерлек үз нәтиҗәсен күрсәтте. Җәлил икенче мәктәбе укучысы Полина Князева (тренеры - Айдар Галиәхмәтов), Казаннан килгән көндәшеннән секундның берничә өлешенә генә калышып, аркада йөзү буенча 200 метрлы дистанциядә - көмеш, 50 метрлы дистанциядә бронза медаль яулады. Беренче мәктәп укучысы Надежда Давыдова (тренеры - Айдар Галиәхмәтов) ирекле стиль белән 200 һәм 100 метрлы дистанцияләрдә ике 5 нче урынны һәм 400 метрлы дистанциядә 4 нче урынны алды. Бу ярышларда Рөстәм Тимергалин кул астында шөгыльләнүче Җәлил икенче мәктәбе укучысы Элиза Сафиуллина һәм Җәлил гимназиясеннән Илһам Бәхтегәрәев беренче тапкыр 3 нче разряд нормасын үтәделәр. Бик яшь булуларына карамастан, Илһам ирекле стиль белән 200 һәм 100 метрлы дистанциядә, ә Элиза аркада 100 метрлы дистанцидә яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Аларга киләсе бәйгеләрдә һәм укуларында да уңышлар телим.

Айдар Галиәхмәтов, тренер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев