САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җәлил поселогыннан “Атлаучы автобус” үтте

Җәлил поселогының “Ләйсән” балалар бакчасында “Атлаучы автобус” акциясе үтте.

16 июньдә Җәлил поселогының “Ләйсән” балалар бакчасы кечкенәләре “Атлаучы автобус” акциясендә катнаштылар. Мондый чаралар балаларны торак пунктның урам-юл инфраструктурасы белән таныштыру максатыннан үткәрелә.
Балалар  маршрутларын Кол Шәриф урамыннан башладылар. Беренче объект – тиешле юл билгеләре булган җәяүлеләр кичүе бакча белән янәшә генә. Аның янында туктап, балалар юлны имин кичүнең төп кагыйдәләрен искә төшерделәр, тәрбияче апалары мисаллар ярдәмендә шоферлар һәм җәяүлеләрнең әлеге юл билгеләрен исәпкә алмауларының нәрсәгә китерергә мөмкин икәнлеген аңлатты. Соңыннан кечкенә сәяхәтчеләр Әхмәдиев урамыннан үттеләр. Алар әти-әниләре белән бергә булган кибетләр һәм сервисларны таныдылар, аларга исән-имин бару юлларын күрсәттеләр. Кыскасы, чара алар өчен кызыклы һәм файдалы булды.
Алсу Ситдикова, “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесенең район бүлекчәсе начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев