Реклама
Җәмгыять
Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында эшләр туктап тормый
Җәлил картлар һәм инвалидлар йорты хезмәткәрләре һәм биредә тәрбияләнүчеләр яздан көзгәчә бакчада эшләделәр: үсентеләр утырттылар, орлык чәчтеләр, су сиптеләр. Уңыш та әйбәт булды, дип куаналар алар бүген. Хезмәткәрләрне моңа караганда да ныграк куандырганы - биредә тәрбияләнүчеләргә хезмәт тәрбиясе бирүдәге уңышлар. Хезмәт терапиясе аларда теләсә нинди эшкә карата уңай караш тудырырга...
Җәлил картлар һәм инвалидлар йорты хезмәткәрләре һәм биредә тәрбияләнүчеләр яздан көзгәчә бакчада эшләделәр: үсентеләр утырттылар, орлык чәчтеләр, су сиптеләр. Уңыш та әйбәт булды, дип куаналар алар бүген. Хезмәткәрләрне моңа караганда да ныграк куандырганы - биредә тәрбияләнүчеләргә хезмәт тәрбиясе бирүдәге уңышлар. Хезмәт терапиясе аларда теләсә нинди эшкә карата уңай караш тудырырга булыша, мөстәкыйльлеккә, килеп чыккан проблемаларны чишәргә өйрәтә. Үзләре эшләгән түтәлләрдә өлгергән уңышны күреп, алар бер куансалар, икенчедән, бу яшелчәләр туклану рационын төрләндерергә, тулыландырырга ярдәм итә. Бүген инде алар киләсе сезонга әзерләнәләр: орлык киптерәләр, үсентеләр өчен чүлмәкләр, туфрак юнәтәләр.
Надежда Гарипова, хезмәт терапиясе буенча инструктор.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев