Җәлил дзюдочылары республика беренчелегендә уңышлы чыгыш ясадылар
6-8 декабрь көннәрендә Казан шәһәрендә 1997-1999 елгы егетләр һәм кызлар арасында дзюдо буенча республика беренчелеге үткәрелде. Анда Җәлил поселогының икенче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе спортчылары да катнаштылар. Ике көн барган киеренке бәйгедә Дарья Щербакова һәм Владислав Владимиров II урынны алдылар. Данис Садыйковны да уңай яктан билгеләп үтәсе килә....
6-8 декабрь көннәрендә Казан шәһәрендә 1997-1999 елгы егетләр һәм кызлар арасында дзюдо буенча республика беренчелеге үткәрелде. Анда Җәлил поселогының икенче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе спортчылары да катнаштылар. Ике көн барган киеренке бәйгедә Дарья Щербакова һәм Владислав Владимиров II урынны алдылар. Данис Садыйковны да уңай яктан билгеләп үтәсе килә. Ул республика күләмендә җиденче урынга лаек булды.
Киләсе елның январь аенда Владислав белән Дарья республика җыелма командасы составында Идел буе федераль округы беренчелегенә үткәреләчәк ярышларда катнашачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев