"Җәлил чаткылары"на 33 ел тулды
8 майда Җәлил бистәсендә эшләп килүче "Җәлил чаткылары" әдәби-иҗат берләшмәсенең эшчәнлегенә 33 ел тулды. Шул уңайдан берләшмәнең иҗат әһелләре Гафифә Гаффарова, Рәис Кәлимуллин, Әлфия Ногманова, Лилия Гулумова, Эльвира Ихсанова берләшмәнең беренче әгъзасы - шагыйрь, сугыш ветераны Николай Сидоров яшәгән йортта булдылар, мемориаль тактага чәчәкләр куйдылар. Берләшмә җитәкчесе Индус Мәрданшин Николай...
8 майда Җәлил бистәсендә эшләп килүче "Җәлил чаткылары" әдәби-иҗат берләшмәсенең эшчәнлегенә 33 ел тулды. Шул уңайдан берләшмәнең иҗат әһелләре Гафифә Гаффарова, Рәис Кәлимуллин, Әлфия Ногманова, Лилия Гулумова, Эльвира Ихсанова берләшмәнең беренче әгъзасы - шагыйрь, сугыш ветераны Николай Сидоров яшәгән йортта булдылар, мемориаль тактага чәчәкләр куйдылар. Берләшмә җитәкчесе Индус Мәрданшин Николай Сидоровның тормыш юлы, иҗаты турында сөйләде. Тантанада шагыйрьнең улы Юрий Сидоров һәм оныгы Владислав та катнаштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев