"Җәлил чаткылары" берләшмәсенең хезмәт десанты Иске Минзәләбашта өмәдә катнашты
Корыч куллы Минзәләбашлылар өмәдә Яз бик күпләрнең көтеп алган ел фасылы. Кояш көннән-көн ныграк яктырта, күңелләргә дәрт өсти. Туган якларын сагынып кошлар кайта. Кар сулары каядыр ашыккан кебек йөгерек ерганаклар булып инеш-елгаларга кушыла... . Әлбәттә, яз үзенең мәшәкатләре белән килә. Язның беренче чәчәкләре умырзаялардан да элдерек булып кар астыннан чүп-...
Корыч куллы Минзәләбашлылар өмәдә
Яз бик күпләрнең көтеп алган ел фасылы. Кояш көннән-көн ныграк яктырта, күңелләргә дәрт өсти. Туган якларын сагынып кошлар кайта. Кар сулары каядыр ашыккан кебек йөгерек ерганаклар булып инеш-елгаларга кушыла... .
Әлбәттә, яз үзенең мәшәкатләре белән килә. Язның беренче чәчәкләре умырзаялардан да элдерек булып кар астыннан чүп- чар борын төртә. Үңган хуҗалар, хуҗабикәләр, гадәттә, көндәлек җыештырып тора, ул вакытта бик үк "чәчәккә" күмелмибез. Ә инде бу минеке, бу минеке түгел, диеп тарткалашып торган урында хәлләр чыннан да мөшкел. Теләсә кайда калдырылган чүп-чарны күрү бердә рәхәт түгел. Татар халкы элек- электән үзенең чисталыгы, пөхтәлеге белән аерылып торган. Әби-бабаларыбызның өсләре сәләмә, тамаклары ач булса да чисталыкны кайгыртып яшәгән.
Мәңгелек йортыбыз зиратны чиста матур тоту - безнең изге бурычыбыз. Әрвахларыбызның җаннары сөенсеннәр, дисәк, без кулдан килгәннең барын да эшләргә һәм һәрвакыт догада булыйк. Бу көннәрдә зиратларда хәрәкәт күзәтелә. Бигрәк тә ял көннәрендә читтә яшәүче авылдашлар еш очрыйлар. Ә инде авылларына тугры булып, туган якларда яшәүчеләр бу эшне даими алып бара.
Иске Минзәләбаш зиратында да өмәләр оештырылды.
Без килгәндә урам якта машиналар бик күп тезелгән иде, изге эшкә күпләрнең катнашканлыгы сизелә. Зират эченә үтеп керүгә үк, бирегә җыелган халыкның бердәм һәм күмәк рәвештә эш башкаруын күрдек. Пычкы, балта тавышлары тирә-якта яңгырап тора, коры агачлар киселә һәм җыештырыла иде.
Иске Минзәләбаш авылы ветераннар советы рәисе Мөхәммәтҗанов Ленар Әмирҗан улы белән әңгәмә кордык.
Ул сүзен шулай башлап җибәрде:
- Без бу эшләрне мәчет белән берлектә башкарабыз. Иң элек бер атна алдан белдерүләр куела. Авылыбыз зур, шуңа һәр урамга җаваплы кешеләр билгелибез, аннан очрашып киңәшәбез. Әйтелгән көнгә менә шулай эшне башлыйбыз. Менә бүген иртән зират янына җыелдык. Иң элек Илдар хәзрәт вәгазь сөйләде.
Вәгазь сөйләү- эш башлаганда, эш тәмамланганда була. Бу күмәк эшләр елга ике тапкыр: яз һәм көз айларында башкарыла.
Биредә эш гөрли, кулларында ут уйнатып эшләүче ир- атларның берничәсен эйтеп китсәк тә, артык булмас иде. Алар: Радик Зиннәтуллин, Хәмит Гыйльманов, Салават Талибуллин, Наил Газизуллин, Ришат һәм Мөнир Якуповлар, Язкар һәм Ленар Гарифуллинар, Марсель Хәсәнов, Зөфәр абый Габдрахманов, Расих Кәлимуллин, Ленар Кудашев һәм башка бик күпләр бүген игелекле эштә. Өлкәннәр белән беррәттән яшьләрнең дә катнашуы күңелне сөендерә.
Татарстан күгендә якты йолдыз булып кабынган фантаст язучы, галим,Татарстан АССРның атказанган мәданият хезмәткәре Адлер ага Тимергалин да биредә - мәңгелек йортта. Туган якта, туган туфракта.
Илдар хәзрәт белән дә аерым сөйләшүне дәвам иттек.
Бүгенге көндә ир- атлар һәм хатын- кызлар арасында да мәчеткә йөрүчеләр күп. Биредә дин дәресләре дә укытыла.
700 ләп кешесе, 300 гә якын хуҗалыгы булган Иске Минзәләбаш авылына 1610 елларда нигез салына. Иң беренче булып Кукмара якларыннан Каравыл тау итәгенә Минзәлә һәм Каран елгалары кушылган җирдә өч гаилә килеп урнашкан. Бикбулат кареясы дип атап йөртә башлаганнар. Авыл тарихына күз салсак, дүрт гасыр вакыт эчендә гаҗәеп вакыйгалар булган. Тормыш дәвам итә, авыл үсә, яңара һәм киләчәк буыннарга сөйләрлек матур тарихы бар.
Язмамны шушы авылда туып үскән Рәис Кәлимуллин шигыре белән тәмамлыйсым килә:
Зур тарихлы Бикбулат
Минем туган авылымны
Нигезләүче Бикбулат.
Булган ди бик тә акыллы,
Бик тә зирәк бер ир-ат.
Ташлап килгән бу гаилә
Кукмара-туган ягын.
Йорт салырга үз иткәннәр
Каран суы - тау ягын.
Аның янына дуслары
Килеп нигез корганнар.
Авыл гөрләп үсә барган,
Дус hәм тату торганнар.
Гасырлар узгач, авылны
Минзәләбаш дигәннәр.
Аны зурлап биек таулар
Җиргә башын игәннәр.
Авылымның елъязмасы
Язылып барган ташка.
Хәзер 400 елдан артык
Безнең Минзәләбашка.
Яшь буынга насыйп бүген
Нигез ташын сакларга.
Шунда туып, шунда үстек
Кирәк данын акларга.
Әлфия Ногманова, "Җәлил чаткылары" әдәби иҗат берләшмәсе әгъзасы.
Шулай ук укыгыз:
"Җәлил чаткылары" берләшмәсенең хезмәт десанты өмәдән читтә калмады
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев