Легендар Миңлекамалның кызы Җәлилдә яши
.
- Гәүһәр апа, Сез – данлыклы Миңлекамал кызы. Мирсәй Әмирнең әниегезне прототип итеп алган әсәрен бөтен татар халкы белә.
- Әйе, Миңлекамал Сөләйманова – минем кадерле әнием. Мин әниемә охшаган, кыю, үз-үзен аямаучы, сүз кодрәтенә ия, кыскасы, бар яктан да килгән хатын-кызны очратмадым дияргә була. Ул легендар хатын-кыз иде.
- Язучы Мирсәй Әмир 1943 елның җәендә ике айга якын Татарстан авылларында йөри. Авыл кешеләренә халыкара хәл турында докладлар сөйли. Халыкның тормышы белән таныша. Әсәр материалы шул вакытта табыла.
Салкын Алан авылына да килгән Мирсәй Әмир соңыннан нәкъ менә Миңлекамал апа турында язачагын әйттеме?
- Колхозга вәкилләр күп килә иде. Без, балалар, Мирсәй Әмирнең исемен дә, язучы икәнен дә белмәдек. Өстенә кожанга охшаган соры плащ кигән бер абый, без аны «вәкил абый» дип кенә йөрдек. Әсәр язачагы турында ул әнигә дә әйтмәгән. Минем чебиләп беткән кутырлы аякларыма карап: «Нигә аякларыңны юмыйсың?» – диде. Шырпы тартмасының дүрттән бер өлеше кадәр генә зурлыкта кер сабыны бирде. Аякларымны сабынлап, җылы су белән юарга кушты. Әмма ул сабын кисәген Әския апам кулымнан тартып алды да йөгереп китеп барды. Егетенә бүләк итәсе кулъяулыгын юар өчен кирәк булган икән аңа ул сабын. Мин сабынсыз калдым.
Легендар Миңлекамал хакындагы язманың тулы вариантын “Сарман” газетасының 22-25 саннарында укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев