Ләшәү Тамакта “шифа”лы проект старт алды
Якын-тирә авылларда Сабантуй гөрләгәндә, Ләшәү Тамак авылында 12 июнь көнне “Җәйге шифа” проектына старт бирделәр. Оештыручыларның ике зур юнәлешне колачлыйсылары килә. Беренчесе – хәтер-хатирәләрне барлау, авыл тарихында, яшәешебездә эз калдырып киткән шәхесләрне искә алып, аларны хөрмәтләү, исәннәренә шул ихтирамны белдерергә өлгерү. Шуңа да, очрашу урыны итеп, ил азатлыгы өчен һәлак булганнарны онытырга хакыбыз юклыгын искәртүче Хәтер обелискы сайланган. Икенче юнәлеш – табигать-Анабыз биргән хәзинәне кулланырга өйрәнү. Исәнлек-саулыкның иң зур байлык икәнен барыбыз да яхшы анлыйбыз, тик менә, эш-эш дип, үзебезне кайгыртуыбыз гына чамалы.
Беренче дәресне гомерен балаларга табигать серләрен өйрәтергә омтылган, укытуны һәрдаим практик күнекмәләр белән аралаштырып алып бара белгән мөхтәрәм мөгаллим Марс ага Вахитовка багышладылар. Чараны мәктәп директоры Ринат Дәүләтов башлап җибәрде. Проектка стартны да ул бирде, аның бәрәкәтле булуын теләп, Коръән аятен укыды.
Марс абыйның эшен турыдан-туры бүген нәкь менә Ринат Сирин улы дәвам итә. Иске Минзәләбашта белем бирүче Лилия Габдрахманованың (Насыйрова) Марс абый турында сөйләгән шигырендәге кебек: “Киләчәккә ул төзегән күпер сузылган”.
Табигать шифасы турындагы дәресне Мөслим укытучысы Эльмира Тимергалиева алып барды. Ул балавыз белән үләннәр катнашында ясалган майлар, төнәтмәләр белән таныштырды. Аларны авыз иттереп тә, сылап та карады. Аңа сорауларны да күпләп бирделәр. Ул белгәннәре белән уртаклашты, киңәшләр бирде. Кыскасы, дәрес узганы сизелмзде дә. Тәнәфестә дәрестә катнашучылар Мөслим чәчәкләреннән, үләннәреннән әзерләнгән шифалы чәй белән сыйландылар. Аның искитмәле хуш исе хәтта авыл урамнарына да таралган иде. Балбабай хәзинәсеннән килгән бал да бик тәмле булды.
Алдагы дәрес июнь ахырына билгеләнгән. Катнашырга теләүчеләр булса, рәхим итегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев