САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ләшәү Тамакка күренекле якташыбыз кайтты

Берничә көн элек телевизор экраннары аша Казанда узган III Бөтендөнья татар хатын-кызлар корылтаена Эстониянең Таллин шәһәрендә яшәп иҗат итүче, татар телендә радио аша тапшырулар әзерләп, эфирга чыгаручы якташыбыз – Фәүзия Һадиуллинаның килүен горурланып күзәткән идек.

Ул туган авылында, Ләшәү Тамак мәдәният йортында авылдашлары, сыйныфташлары,укучылары белән бик җылы очрашуга килде. Ике сәгаттән артыкка сузылган очрашуда сөйләшеп сүзләрдә бетмәде, күрешеп күзләрдә туймады. Яшьлек хәтирәләре яңарды, туган телебездә апасы Фәйрүзә ханымның шигырләре янгырады, әти-әниләр рухы өчен корьән сүрәләре укылды. Чәй өстәле артындагы очрашу бик матур тәэсирләр калдырды."Куанычлы очрашулар тагын насыйп булсын, телебез, гөреф гадәтләребез саклансын, милләтебез өчен горурланып яшәргә язсын, хөрмәтле авылдашлар", - дигән теләкләреңә без дә кушылабыз.

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев