САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кызлар волейбол уйныйлар

Районыбыз хатын-кызлары спортта да сынатмыйлар.

8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне якынлашкан көннәрдә алар волейбол уеннарында үз осталыкларын сыныйлар. Бүген район үзәгенең “Айтуган” универсаль һәм Сарман спорт мәктәбенең спорт залларында оешма-предприятиеләрнең хатын-кызлары командалары арасында волейбол буенча район Чемпионаты старт алды. Уеннарда барлыгы 8 – “Шәфкать” үзәге, “Агрокөч” җәмгыяте, мәгариф, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм, мәдәният бүлекләре, үзәк хастаханә, муниципаль берәмлекләр, эшмәкәрләрнең җыелма командалары катнаша. Ярышлар ике зонада үтә, ярымфиналга чыккан командалар иртәгә финал уеннарында очрашачаклар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев