Кызамык катлауланулар белән куркыныч
«Татарстан Республикасы (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге»нең Әлмәт филиалы Зәй бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, районда хәзерге көндә кызамык (корь) белән биш кеше авырый.
Аларның 3 се – зурлар, 2 се – 17 яшькә кадәрге балалар. Авыруларның бишесе дә рәсми рәвештә расланганнар һәм теркәлгәннәр.
Кызамыкның билгеләре нинди һәм аннан ничек сакланырга? Без бу сораулар белән район үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар табибы Зөлфия Саликовага мөрәҗәгать иттек.
– Кызамык – кискен вируслы авыру һәм югары температура, интоксикация, ютәл, томау, конъюнктивит һәм тәнгә чыга торган тимгелләр белән характерлана. Ул авыр катлауланулар, үпкә һәм баш мие ялкынсынуы, көзән җыеру белән куркыныч. Бер кешедән икенчесенә һаватамчы юлы белән йога һәм бик җиңел ерак араларга тарала ала. Тышкы мохит факторларына бик сизгер: аз гына таралган яктылыкта, җылытканда, әчкелтем мохиттә дә тиз җимерелә, әмма туңдыруны җиңел кичерә. Ләкин кызамык вирусының башкалардан аерылып торган үзенчәлеге бар: ул, акрын дәвам итә торган инфекциягә сәбәпче булып, авыру кеше организмында гомер буе саклана ала. Вирусның плацента аша анадан яралгыга күчүе дә ихтимал.
Элек кызамык балалар инфекциясе булып санала иде, әмма соңгы елларда аның белән авыручанлык яшүсмерләр һәм зурлар арасында да арта башлады. Аның яшерен чоры ике атна тирәсе дәвам итә, 7-28 көн чикләрендә тирбәлә. Авыруның бишенче-алтынчы көненә вирус авыз куышлыгының лайлалы тышчасыннан канга үтеп керә, организмның бөтен органнарына һәм тукымаларына тарала. Аның типик билгесе – тимгелләр вирусның тиредә үрчүен күрсәтә. Вирус шулай ук күзнең дә лайлалы тышчасына үтеп керә һәм авыруның икенче характерлы билгесен – авыр конъюнктивитны китереп чыгара.
Кызамык вакытында яңакларның эчке өслегендә дә укмашкан манный ярмасы бөртекләрен хәтерләтүче характерлы билгеләр барлыкка килә. Кызамык вакытында тимгелләр вак һәм бик күп була, бер-берсенә кушылып, бөтен тәнне капларга мөмкин. Авыр очракларда тиредә вак кан савулар күзәтелә. Кызамык вирусы, үрчү өчен, нерв тукымасын сайлый, һәм моның вируслы менингоэнцефалитка (баш мие һәм баш мие тышчасы ялкынсынуы) китерүе ихтимал. Баш мие зарарлануның 40 процентка кадәр очрагы үлем белән тәмамлана. Кызамыкның башка катлаулануларга да китерүе мөмкин. Мәсәлән, стоматитка һәм пневмониягә.
Вирусның, баш миен зарарлавы сәбәпле, гомерлек инваКызамык кызартып кына калмый лидлыкка, күзләрне зарарлау сәбәпле, сукырлыкка һәм чукраклыкка китерүе дә ихтимал. Инфекция нәтиҗәсендә организмда гомер буе дәвам итәчәк ныклы һәм тотрыклы иммунитет барлыкка килә. Кызамык белән бер авырган кеше кабат авырмый. Авыру күбрәк шәһәрләрдә тарала.
Кызамыктан нәтиҗәле саклану чарасы булып прививка тора. Авыру күбрәк ятып торырга тиеш, күп итеп су, җиләк-җимеш соклары, үлән чәйләре эчү файдалы. Өйдә һаваны дымландырып тору мөһим. Күзләрне ял иттерү, артык якты лампочкалар кабызмау яки кояштан саклаучы күзлек кию зарур. Авырганда, китап укудан, мониторга караудан тыелып торырга кирәк.
Фото:https://ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев