САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Кырык елга якын игелек өләшә

Сарайлы авылы район халкына талантлы, әмма тыйнак кешеләре белән билгеле. Биредә туып-үскән Нурсинә Зарипова да – шундыйларның берсе.

15 июнь – медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан без аның белән хезмәте, тормышы һәм тормышка карашы турында сөйләшеп алдык.
Мәктәптә укыган елларында ул шәфкать туташы булуны уена да китерми. Агроном булырга, кырларда мул икмәк үстерергә, учларында туган туфрак җылысын тоярга тели. Басуда рәхәттер, сулышлар иркенәеп китәр сыман тоела иде, дип искә ала ул әлеге хыял белән яшәгән елларын. Тик менә әтисенең авыруы гына планнарын үзгәртергә мәҗбүр итә. Туган авылындагы башлангыч өч сыйныфтан соң, җиде ел буе җәяү йөреп, Ләшәү Тамак урта мәктәбен тәмамлый. Шунысы яхшы: колхозның күп эшче-хезмәткәрләре Сарайлыдан була, шуңа күрә ике авыл арасында узгынчы машиналар йөреп тора, көн дә үтә торган чакрымнарны якынайта. Ә инде ун сыйныфтан соң кыз туп-туры Бөгелмә шәһәрендәге медицина училищесына юл тота, аның гомуми профильдәге, ягъни барлык кабинетларда да эшли алырлык шәфкать туташлары әзерли торган бүлегенә укырга керә. Аны тәмамлагач, 1988 елда кыз юллама белән Чукмарлы авылына кайта. Биредә бөтен гомерен халык сәламәтлеген саклауга багышлаган тәҗрибәле, акыллы һәм сабыр фельдшер Мөнирә Якупова белән бергә эшли. «Аннан да, санитарка Кадрия Бондровадан да күп нәрсәгә өйрәндем», – дип искә ала ул соңыннан.
Юллама белән өч елга гына килгән кыз Чукмарлының үзен дә, кешеләрен дә ярата. Өч елдан артык эшләгәч, шушы авыл егете Азат белән язмышын бәйли һәм яшь гаилә Җәлил поселогына күченә. 1995 елда алар Сарманга кайталар һәм 1 июньнән Нурсинә ханым район үзәк хастаханәсенең лор бүлегенә эшкә килә. Ул вакытта яшь хезмәткәргә бүлек җитәкчесе – карап торышка шактый кырыс күренгән һәм таләпчән Динар Яһудин белән эшләве бер дә җиңел булмагандыр төсле тоела.
Һич кенә дә авыр булмады. Беркайчан да кеше сүзенә карамады, эшләгәнне күрде, һәрвакыт туры сүзле булды. Операцияләре дә уңышлы чыга иде, – ди Нурсинә ханым.
Әмма беренче эш көне шактый төерле була. Кичкә таба авыр хәлдәге пациентны китерәләр. Төне буе яныннан китмичә, тиешле ярдәмне күрсәтеп, аны үлем тырнагыннан алып калалар. Нәтиҗәдә иртәнгә инде авыру күзләрен ача. Яшь шәфкать туташының күңелендә бер генә мизгелгә каршылыклы уйлар баш калкытып ала. Юк, юк, инде яратып өлгергән хезмәтеннән беркайчан да ваз кичмәячәк ул. Һәм Нурсинә ханым кабат башы-аягы белән эшкә чума. Ә берничә елдан лор бүлеген ябалар, неврология бүлеген ачалар. Инде лор-авыруларның нечкәлекләрен, үзенчәлекләрен яхшы ук өйрәнгән кызга неврология юнәлешендәге авыруларның да спецификасын үзләштерергә туры килә. Ләкин ул сынатмый, энә белән кое казыгандый, һәрнәрсәне белергә, һәр яңаны өйрәнергә омтыла.
Табиб Рәфыйк Тенишев белән дә бик әйбәт эшләдек. Белемле, таләпчән, кешелекле һәм үз эшенең остасы иде ул. Лор бүлегендә бергә эшләгән хезмәттәшләрем – өлкән шәфкать туташы Фәйрүзә Җамалетдинова, шәфкать туташлары Рәсимә Шәйхетдинова, Гөлия Вәлиәхмәтова, Венера Зыятдинова, санитаркалар Әлфинур, Галия, Резедә апалар, Гөлүсә белән эшләгән чакларны да сагынып искә алам. Соңыннан шушы ук состав белән неврология бүлегендә эшләдек, – ди ул.
Биредә ул унҗиде ел хезмәт куя. Ә 2012 елда неврология бүлеге дә ябыла. Аннан соң Нурсинә ханымга күз кабинетына күчәргә тәкъдим итәләр. Үзе әйбәт булганга микән, аңа да коллегаларның иң яхшылары эләгә. Ике ел Наилә Арсланова белән иңгә-иң куеп эшлиләр, аннан соң табибә башка җиргә күчеп китә. Хәзер инде ул ун елдан артык табиб Ильдар Ильясов кул астында эшли. Соңгы елларда эш сәгатьләре атнага бер көн белән генә чикләнгән белгеч белән эшләү, билгеле, зур төгәллек, җаваплылык сорый. Күп кенә процедураларны үзенә генә башкарырга туры килә. Документлар белән эшләү дә шактый белем һәм игътибарлылык таләп итә.
Нурсинә ханым хакында хастаханә җитәкчелеге дә югары фикердә. «Әлмәт һәм Казаннан килгән тикшерүчеләр дә аның хезмәтен уңай яктан гына бәялиләр», – ди кадрлар бүлеге мөдире Кифая Галиуллина. Шуңа күрә югары категорияле шәфкать туташының тырыш хезмәте өчен төрле дәрәҗә – хастаханә, район, республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы бүләкләренә ия булуы һич кенә дә гаҗәп түгел.
Шулай да авыр димәс идем. Теләсә-кайсы вакытта табибка шалтырата алам, катлаулы очракларны аның белән бергә хәл итәбез, – ди әңгәмәдәшем.
Аннан соңгы вакытларда арткан күз авырулары турында сорашам. Бүгенге көндә глаукома белән районда 221 кеше учетта тора икән. Соңгы араларда гына да 11 кешене исәпкә алганнар.
Глаукома – күзгә кара су җыелу, ул нәселдән килә. Гадәттә, 40 яшьләрдән соң барлыкка килеп чыга һәм, вакытында дәваламасаң, кеше сукыраерга да мөмкин. Ә катаракта – күзгә яры үсү, ул төрле сәбәпләр – тәмәке тарту, химик препаратлар, гормональ дарулар куллану нәтиҗәсендә барлыкка килергә ихтимал. Бу авыруны операция ярдәмендә дәвалап була, – ди Нурсинә Әнәс кызы.
Күз кабинеты табибын, шәфкать туташын бүгенге көндә аеруча балаларның күрү сәләте бозылу, алардагы күз авыруларының артуы борчый. Алар нәселдән дә, өстәл артында дөрес утырмаудан да килә икән. Аннан соң, якыннан телевизор карау, китапны ятып уку, телефонда озак утыру да күзләр өчен әйбәт түгел.
Авыруларның сәламәтлеге турында кайгырту белән беррәттән, әти-әнисенә ярдәм итү, аларның сәламәтлеге турында кайгыртып тору теләген дә тормышка ашыра ул. «Әле дә син бар», – диләр аңа якыннары.
Язмыш кешеләргә карата кайчак – рәхимсез, ә кайчак бик рәхимле дә була белә, көтмәгәндә генә әллә нинди сюрпризлар да ясап куя. Нурсинә ханымның балачак хыялын кызы Нураниягә тормышка ашыру насыйп була. Театр һәм кино артисты булырга әзерләнгән, шушы юнәлеш буенча белем алган кыз бүгенге көндә «Россельхозцентр» оешмасында агроном булып эшли, бу юнәлештә дә белемен күтәрә. Әлеге һөнәргә ул үз теләге, үз карары буенча килә, һәм хезмәтен яратып башкара.
Нурсинә ханым исә кырык елга якын халык сәламәтлеге сагында тору дәверендә бу һөнәрне сайлавына бер генә тапкыр да үкенеч хисләре кичерми. Эшен дә, кешеләрне дә яратып, хезмәте авыруларга шатлык һәм шифа гына китерсен, дигән теләк белән эшли ул. Эштә генә түгел, гаиләдә дә үзен бәхетле тоя. Тормыш иптәше Азат белән бер-берсен аңлап, бер-берсенә юл куеп яшиләр. Алар үрнәгендә Нурания да сайлаган икенче яртысы Рамиль белән матур гына гомер кичерә. Бергәләп ике бала үстерәләр. Рамина дәресләрдән соң балалар сәнгать мәктәбенә йөгерә, җырларга ярата. Ә Шамил футбол түгәрәгенә йөри.
«Без кагылган тормышларда безнең эзләр кала», дигән бер фикер иясе. Шәфкать туташлары – шәфкать ияләре кагылган тормышларда да киләчәккә өмет, ышаныч кебек эзләр кала. Алар сезнең үзегездә дә мулдан булсын, ак халаттай ак күңелегезне төшенкелек, өметсезлек кебек хисләр капламасын, хөрмәтле шәфкать ияләре, Нурсинә ханым!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев