САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Күз-керфекләрең арса...

Күзнең аруы керфек мускулларының талчыгуыннан килеп чыга. Күзегезгә салкын суга манчылган юеш сөлге куеп торыгыз һәм мондый күнегүләр ясагыз.

1. Уңайлы урынга утырып, гәүдә мускулларының киеренкелеген бетерегез һәм бер минут ял итегез. Бу вакытта бармак очлары белән күз почмакларында урнашкан нокталарга йомшак кына баскалап алыгыз.

2. Күз әйләнәсендәге нокталарны бармак очлары белән, чиратлап, сәгать теле юнәлешендә җиңелчә генә (бер минут буена) баскалагыз.

3. Кулыгызны алга туры итеп сузыгыз. Баш бармагыгызны күтәреп, аның югары өлешенә ун секунд буе текәлеп карап торыгыз. Аннары бармактан күзегезне алмыйча һәм башыгызны бормыйча, кулыгызны акрын гына уңга-сулга йөртегез. Кулыгызны алыштырып, күнегүне кабатлагыз. Кулларны аска-өскә йөртеп, аннан соң әйләнмә хәрәкәтләр ясарга да мөмкин. Күнегүләр тәмамлангач, күзләрегезне берничә секундка йомып торыгыз
да тиз генә ачыгыз. 

4. Чәнчә бармак очларының һәркайсына икешәр минут буе массаж ясагыз.

5. Күзләрне нык итеп кысып йомыгыз да, бишкә хәтле санап, кинәт кенә ачып, яңадан бишкә кадәр санагыз. Бу күнегүне өч-биш тапкыр кабатлагыз.

6. Унга чаклы саный-саный, күзләрне зур тизлек белән йомгалагыз. Аннары күзләрне кысып, ике-өч секунд ял итеп алыгыз.

Фото:https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев