Күренекле якташыбызның яңа китабы дөнья күрде
Якташыбыз – күренекле галим, профессор, ТР һәм РФ фән эшлеклесе, Рәсәйнең гуманитар фәннәр академиясе академигы һәм бик күп мәртәбәле исемнәргә ия Хатыйп Йосыф улы Миңнегуловның китаплары саны инде дистәдән артып китте.
“Һәр адәм баласы, гәрчә ахыр чиктә иртәме-соңмы җир куенына керәсен белсә дә, төрле планнар кора, максат-бурычлар куя, яшәргә омтыла, үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән кызыксына, якты дөньяда үзенең эзен, нәсел дәвамчыларын калдырырга тырыша. Кешелек тарихында күп гасырлар буе тупланып, сыналып килгән бу тәҗрибә, табигый кануният теге яки бу дәрәҗәдә без фәкыйрегезнең дә тереклегенә хас. Ул да булдыра алган кадәр яшәргә, эш-гамәлләр кылырга, үзенә йөкләнгән бурыч-вазыйфаларны үтәргә тырышты. Инде менә шулай яшәп, Аллаһ Тәгалә биргән гомернең 87 яшен дә ашыга-ашыга ваклап барам. Вакыт агышының ничек тиз узганын бик сизмисең дә...”, – дип башлаган ул “Гакыллылар тыңлар, аңлар...” (“Разумные ... поймут”) дип исемләнгән өр-яңа китабының кереш өлешен.
Хатыйп абый һәр ел саен башкарган эш-гамәлләренең үзенә күрә бер йомгагы, хисабы рәвешендә китап-җыентыклар чыгарып килә. Әлеге китап та – җыентык жанрында. Анда авторның төрле басмаларда дөнья күргән язмалары, башка каләм әһелләренең дә мәкалә-текстлары урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев