САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Күчмә диагностик комплексларның эш графигы

Агымдагы елның 1-14 апрель көннәрендә Җәлил поселогында маммография күзәтүе аппараты эшли. Ул Иске Минзәләбаш, Куҗак, Сарайлы, Александровка, Рангазар, Рантамак, Яхшы Каран авыллары халкын да кабул итәчәк.

Флюорография аппараты 15-17 апрель көннәрендә Саклаубаш үзәк хастаханәсендә эшләячәк. Ул Өчиле Саклау, Алга, Иске Имән авыллары халкына хезмәт күрсәтәчәк.
18-20 апрель көннәрендә аппарат Зур Нөркәй җирлегендә урнаштырыла. Бу көнне шул авыл, Сарысаз Тәкермән, Кормаш, Шәрләрәмә, Юлтимер, Азалак авыллары халкы флюорография үтә алачак.
22-24 апрельдә Петровский Заводта Чукмарлы, Нарат Асты, Алан, Мостафин, Ләке, Дружба, Шыгай, Югары Чыршылы, Усай авыллары халкы өчен аппарат урнаштырыла.
25-27 апрельдә Иске Кәшердә Күтәмәле, Урта Кәшер, Яңа Имән, Буралы Чишмә, Яхшыбай, Анак, Баткак авыллары халкы флюорография уза алачаклар.

Рәсем — ru.freepik.com сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев