Сарман районы мәктәләрендә тәмле ашаталар
Мәктәп ашханәләрендә укучыларны туклан-дыру ничек гамәлгә ашырыла, район мәктәпләрендәге барлык укучылар да вакытында кайнар аш ала алалармы? Альфира Һадиева, мәгариф бүлегенең баш белгече: - Быелның 1 гыйнварыннан укучыларны тукландыру өчен субсидия бер көнгә 5 сум 80 тиен тәшкил итә. Туклануны оештыру, бюджеттан бирелгән субсидияне, түләүнең ата-аналарга туры килә торган өлешен...
Мәктәп ашханәләрендә укучыларны туклан-дыру ничек гамәлгә ашырыла, район мәктәпләрендәге барлык укучылар да вакытында кайнар аш ала алалармы?
Альфира Һадиева, мәгариф бүлегенең баш белгече:
- Быелның 1 гыйнварыннан укучыларны тукландыру өчен субсидия бер көнгә 5 сум 80 тиен тәшкил итә. Туклануны оештыру, бюджеттан бирелгән субсидияне, түләүнең ата-аналарга туры килә торган өлешен исәпкә алу, контрольлек итү мәктәп директорына йөкләнә. Районның финанс-бюджет палатасы бюджеттан бүленгән субсидиянең максатчан файдаланылуын контрольдә тота. Туклануны оештыруга контрольлек итү өчен җәмәгать комиссиясе оештырыла. Ул даими рәвештә директор, методик киңәшмә, педагогик совет алдында исәп-хисап тота. Азык әзерләү технологиясен көн саен производство мөдире, медицина хезмәткәре, тукландыруны оештыру буенча җаваплы итеп билгеләнгән кеше тикшерә.
Мәктәп ашханәсендә укучыларны тукландыру ирекле - укучының үз теләге буенча. Туклану көнгә 1 яки 2 тапкыр булырга мөмкин. Меню санитар-эпидемиологик таләпләр нигезендә туклану нормасын исәпкә алып төзелә.
Озайтылган көн төркеменә йөрүче укучылар ата-аналары хисабына көнгә ике тапкыр туклана алалар.
Барлык укучыларның 10 проценты бюджет нигезендә түләүсез тукланудан файдалана. Бу хокук ятим, күп балалы, аз керемле гаилә балалары, социаль яктан куркыныч хәлдә булган, сәламәтлекләре какшаган балаларга бирелә.
Лилия Газимова, Сарман гимназиясе директоры:
- Гимназиядә 520 укучы белем ала. Алар өчен икенче иртәнге аш һәм төшке аш әзерләнә. Икенче иртәнге аш белән укучылар беренче тәнәфестән үк чират буенча тәэмин ителәләр. Иртәнге ашка төрле боткалар, бәрәңге ризыгы, макарон, атнага 1-2 тапкыр итле аш пешерелә, чәй, компот яки кесәл, икмәк, печенье, прәннек яки вафли бирелә. Укучылар көнгә уртача 12-18 сумлык тукланалар. 5,80 сумнан артканын ата-ана түли. Мәктәп яны участогында, кызганычка каршы, ул зур түгел, кишер, чөгендер, кәбестә кебек яшелчәләр үстерелә. Җиткән кадәр яшелчә салаты әзерләнә, һәм монысы бушка. Укучыларның туклануын класста җаваплы итеп билгеләнгән укучы билгеләп бара һәм акчаны да, тукланган көн исәбеннән, ай ахырында ул җыя.
Төшке аш озайтылган көн төркеменә йөрүчеләр, консультациягә калучы өлкән класс һәм башка теләгән укучылар өчен әзерләнә.
Укучыларның да, ата-аналарның да ризасызлык белдергәннәре юк.
Түләүсез туклану исемлегенә кертелгән укучылар класс җыелышында ата-аналар комитеты тәкъдиме буенча сайланып алына. 10 процент, билгеле, күп түгел, уртача һәр класстан икешәр укучы туры килә. Ләкин тулы булмаган, тотрыксыз гаиләләр шактый. Шуңа күрә бу исемлеккә түләүсез туклану хокукына ия булырдай барлык укучыны да кертеп бетереп булмый. Югарыда телгә алынган процентның югарырак булуын теләр идек. Чөнки соңгы елларда андый гаиләләр саны арта гына бара.
Гөлнара Булатова, Җәлил гимназиясе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары:
- Гимназиядә барлык укучылар да икенче иртәнге аш белән тәэмин ителәләр. Көнгә уртача - 20-25, айга 350 сумлык тукланалар. Икенче иртәнге ашка борчак һәм башка төрле боткалар, колбаса белән макарон, бәрәңге ризыклары, пылау әзерләнә. Укучылар йомырка, сыр яки итле ризык белән бирелгән бодай боткасын да бик яратып ашыйлар. Гомумән, итле ризыклар атнага 2-3 тапкыр пешерелә. Кайнар чәй, кесәл яки компот, алар янына икмәк, күмәч, вафли, печенье бирелә.
Укучылар белән бергәләп мәктәп яны участогында чөгендер, кишер, суган үстерәбез. Алар быел аеруча уңды. Табыннан ел буе яшелчә салатлары өзелми. Бакчабызда шулай ук кызыл һәм кара карлыган, слива, күгән, чия, алма, балан, крыжовник кебек җиләк-җимешләр үсә. Алардан мәктәп ашханәсе өчен компотлар ясыйбыз. Укучыларга табынга алма һәм апельсин да бирелә, һәрвакыт пешкән чөгендер була. Бер авыру бала өчен аерым диетик аш пешерелә. Озайтылган көн төркеменә йөрүче укучылар өчен төшке аш әзерләнә. Алар өчен дә ризыклар төрләндерелеп торыла.
Сүз уңаеннан
Гимназия 2012 елда "Иң яхшы мәктәп ашханәсе" республика конкурсында авыл мәктәпләре арасында призлы урын алган иде.
Сарман гимназиясе ашханәсендә
20 февральгә меню
Ак май белән тары боткасы 9,70 сум
Сөт өсте һәм шикәр комы белән эремчек 12,46 сум
Икмәк 1,38 сум
Кесәл 1,80 сум
Барлыгы 25,34 сум
Укучы фикере
Гөлназ Шәйхелисламова, Күтәмәле мәктәбенең 8 сыйныф укучысы:
- Без мәктәптә озын тәнәфесне көтеп алабыз. Пешекче Гөлнур апа Шәрәфетдинова төрле боткалар, макарон, борчак, бәрәңге ризыклары, атнага бер тапкыр итле, токмачлы аш пешерә. Бик тәмле итеп әзерли. Ризыклар ак май белән бирелә. Һәрвакыт ак икмәк, кайнар чәй, компот яки кесәл була. Мәктәп яны участогыбыз шактый зур. Без анда бәрәңге, төрле яшелчәләр үстерәбез. Җиткәнчә кәбестә, кишер, чөгендер салаты ашыйбыз. Грипп вакытында Гөлнур апа суган салаты ясый. Мин үзем токмачлы аш яратам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев