САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Көз көне ни ашарга?

Белгечләр көзен туклануга аеруча игътибарлы булырга киңәш итәләр. Кояш нурлары кимегәч, кеше дә көйсезләнә башлый. Кәеф төшмәсен өчен, алар, түбәндәге ризыкларны ашарга кирәк, диләр.

1. Банан. Кайчакта баллы ашыйсы килә бит, менә шул вакытта банан ашап куегыз. Анда глюкоза, фруктоза һәм сахароза бар. Көзге депрессия белән көрәшүче калий, триптофан һәм В төркеменә караган витаминнар да күп монда. Әмма диетологлар көнгә бер генә банан ашарга киңәш итә. Артыгын куллансаң, банан фигурага зыян салачак, тазаруга сәбәпче булачак.

2. Чикләвекләр. Көзен кешегә калорийларга бай ризыклар аеруча кирәк, чөнки организм кыш өчен энергия туплый. Әмма, энергия җыям дип, «тиз углеводлар» (фастфуд) белән туклана күрмәгез. Көч туплау өчен чикләвек ашарга кирәк. Тик килограммлап түгел. Чикләвектә омега-3 май кислотасы бар, ул йөрәк эшчәнлеген көйли.

3. Груша. Бу җимешнең әллә нинди төрләре бар. Барысы да файдалы. Грушада организмны чистартучы пектин күп. Стресс белән көрәшүче фруктоза да җитәрлек күләмдә.

4. Кызыл һәм кызыл-сары төстәге җиләк-җимешләр — кишер, кабак, борыч, чөгендер — галимнәр фикеренчә, шушы яшелчәләр кеше организмында эндорфин гормонын күтәрергә сәләтле. Ә эндорфинның «бәхет гормоны» икәнен беләсездер. Көз көне ул күпләргә җитми. Мондый җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне зәйтүн мае белән ашарга кирәк. Бу аларның файдалы үзлекләрен арттырачак.

5. Кәбестә. Брюссельныкы, төслесеме, брокколимы... Болар барысы да сезнең көзге туклану рационына керергә тиеш. Кәбестәдә кальций — сөткә караганда, С витамины әфлисунга караганда күбрәк.

6. Суган. Без аны йөткерә, төчкерә башлагач кына искә төшерәбез. Аны иртәрәк куллана башласак, яхшырак. Ул антисептик һәм бактерицид үзлекләргә ия, вирусларны үтерә. Шуңа күрә туклану рационында суганны күбрәк кулланырга киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев