Котыру авыруы кешеләргә дә куркыныч
Мөгезле эре терлекнең котыруы – хайваннан хайванга гына түгел, ә кешегә дә күчә торган куркыныч авыру.
Ул авыру хайван тешләгәннән соң, аның селәгәе ачык ярага эләгү яки агуланган ит куллану нәтиҗәсендә йогарга мөмкин. Мөгезле эре терлекнең әлеге авыруга бирешүчәнлеге югары булу сәбәпле, заманча ветеринариядә аңа вакытында диагностика үткәрү һәм профилактик чаралар күрү мөһим.
Организмга эләккәннән соң, котыру авыруын барлыкка китерүче вирус талакка үтеп керә һәм аннан нерв юллары буйлап бөтен организмга тарала. Вирус тышкы даирәдә чагыштырмача тотрыклы: түбән температурада ул күп айлар дәвамында яшәүгә сәләтен югалтмый, ә үлгән терлекнең калдыклары таркалганда, тагын 2-3 атна куркынычлыгын саклап кала. Вирусны юк итәр өчен, термик эшкәртү (60°Стан югары температурада 10 минуттан артык яисә 100°С градуста кыска вакытлы) яисә хлорамин, формалин яки селте эремәләре ярдәмендә дезинфекция кирәк.
Мөгезле эре терлекнең котыруы, чыннан да, котырып я, киресенчә, тыныч рәвештә узарга мөмкин. Көчле стадия өчен түбәндәге симптомнар хас: башка малларга һәм кечкенә йорт хайваннарына карата кискен хәрәкәтләр ясау, ярсучанлык, кирәгеннән тыш тирләү, төкерек агу, еш бәвел бүлеп чыгару күзәтелә.
Авыруның тыныч формасы терлекнең типик булмаган сүлпәнлеге, аппетиты булмавы, боеклыгы белән аңлатыла. Сыерлар сөт бирүдән туктыйлар, чәйнәү рефлекслары югала, йоту белән бәйле кыенлыклар барлыкка килә.
Югарыда телгә алынган көчле һәм тыныч котыру симптомнары авыруның инкубация чорыннан соң (14 көннән 3 айга кадәр, кайвакыт – бер елга кадәр) килә торган башлангыч стадиясенә хас. Беренче симптомнар барлыкка килеп, берничә тәүлектән соң, сыерларда аскы казналык параличы барлыкка килә, шуннан соң ике пар бот та хәрәкәтсезләнә һәм хайван үлә.
Мөгезле эре терлекнең котыру симптомнарына шулай ук тавышка һәм яктылыкка югары реакция булу, хәтта көзән җыеру, тән калтырануы, гәүдә авырлыгы кимү керә. Кайбер сыерларның, авыру көчәйгәндә, күзләре сукырая.
Авыруны профилактикалауның бердәнбер нәтиҗәле чарасы – ул котыруга каршы вакцина ясату. Заманча вакциналар Paster/RIV вирусының штаммасы базасында әзерләнә, аның активлыгы 2 метрдан артык. Вакцинация үткәрү алдыннан, терлекнең гомуми торышын билгеләү өчен, ветеринарның тикшерү уздыруы кирәк. Прививка бары тик 6 айлык сәламәт сыерларга гына ясала һәм алга таба һәр 2 ел саен яңартылып торыла.
Авыру малны тиз арада башка сәламәтләреннән аерырга кирәк. Ә үлгәннәренең үләксәләрен, санитар норма таләпләренә туры китереп, юк итү мөһим.
Фатирларында песи-эт асраучыларга да игътибарлы булу кирәк. Эт асраучылар аларны бәйсез йөртмәскә һәм котыру авыруына каршы вакциналаштырырга тиешләр. Шуны истә тоту зарур: язмыш иркенә куелган хуҗасыз песиләр һәм этләр йогышлы авыру чыганаклары булып торалар. Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор идарәсенең дәүләт инспекторлары Резедә Васенькина, Фәридә Низаева да даими рәвештә бу хакта кисәтеп, аңлатып торалар, халыкка җиткерүне үтенәләр.
Хөрмәтле райондашлар, эшмәкәрләр! Күпләп я берәмләп эре мал сатып алырга уйлаган очракта, аны бары тик ветеринар белешмәсе булган хуҗалардан гына алу таләп ителә. Бу, беренче чиратта, үзегезнең һәм якыннарыгызның иминлеге, сәламәтлеге өчен мөһим.
Илсур Мостафин, район ветеринария берләшмәсе начальнигы .
Фото:https://ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев