САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Конкурслар булып торсын

Урта медицина хезмәткәрләре арасында һөнәри осталык конкурслары үткәрү матур традициягә әйләнде. Күптән түгел район үзәк хастаханәсендә аның муниципаль туры булды. Бөтенроссия күләмендә уздырыла торган бу бәйгенең таләпләре шактый югары. Анда катнашырга дәгъва кылучылар иң элек конкурс комиссиясенә үзләренең эшчәнлекләре, нәрсәгә сәләтле икәнлекләре турында портфолио тапшырырга тиешләр. Конкурста үзен эштә дә,...

Урта медицина хезмәткәрләре арасында һөнәри осталык конкурслары үткәрү матур традициягә әйләнде.
Күптән түгел район үзәк хастаханәсендә аның муниципаль туры булды.
Бөтенроссия күләмендә уздырыла торган бу бәйгенең таләпләре шактый югары. Анда катнашырга дәгъва кылучылар иң элек конкурс комиссиясенә үзләренең эшчәнлекләре, нәрсәгә сәләтле икәнлекләре турында портфолио тапшырырга тиешләр. Конкурста үзен эштә дә, җәмгыятьтә дә яхшы яктан гына күрсәткән, югары категорияле белгечләр генә катнаша ала.
Район үзәк хастаханәсе баш табибы Ирек Билалов аларга уңышлар теләгәннән соң, бәйге башланып та китте. Ул алты номинациядә үткәрелде - конкурс иң яхшы фельдшерны, акушерканы, шәфкать туташын, участок шәфкать туташын, өлкән шәфкать туташын һәм иң яхшы лаборантны ачыкларга тиеш иде. Конкурста катнашучылар үзләренең осталыкларын төрле бәйгеләрдә күрсәттеләр. Үзләре белән конкурс таләп иткәнчә таныштырганнан соң, һөнәри осталыкларын билгеләргә ярдәм итүче сорауларга җаваплар бирделәр, киләчәк медицинасын ничек күзаллаулары турында сөйләделәр, практик биремнәр башкардылар. Болар белән генә чикләнмичә, сәнгатькә һәвәслекләрен дә күрсәттеләр. Аларга хезмәттәшләре, дуслары, якыннары да ярдәм иттеләр. Ә хастаханәнең тәҗрибәле табибларыннан торган жюри аларның һәркайсына тиешле бәяне бирде. Нәтиҗәдә "Иң яхшы лаборант" исеменә - Луиза Альмяшева (Җәлил хастаханәсе), "Иң яхшы өлкән шәфкать туташы" исеменә - Флүзә Әюпова (Җәлил), "Иң яхшы фельдшер" исеменә - Лилия Габдрахманова (Җәлил), "Иң яхшы участок шәфкать туташы" исеменә - Алсу Зарипова (Сарман), "Иң яхшы шәфкать туташы" исеменә - Илсөяр Шәйдуллина (Җәлил), "Иң яхшы акушерка" исеменә Резедә Гайнетдинова (Сарман) лаек булдылар. Аларны җиңүләре белән Ирек Билалов тәбрик итте, хезмәттәшләре, аларга рухи көч, илһам биреп торырга килгән якыннары шатлыкларын уртаклаштылар.
Гадәттә, мондый бәйгеләр анда катнашучыларга белгәннәрен кабат күздән кичерергә, белемнәрен ныгытырга, ә кайчак үз һөнәрләренең моңа кадәр күренмәгән якларын ачарга да ярдәм итә. Районның иң яхшы акушеркасы Резедә Гайнетдинова конкурстан алган тәэсирләрен, гомумән, үзе, хезмәте турындагы кичерешләрен безнең белән дә уртаклашты.
- Кечкенәдән шәфкать туташы булырга хыялландым. Курчакларымны "дәвалый", аларга уколлар "кадый" идем. Түбән Кама медицина училищесын тәмамладым да үзебезнең районга бала тудыру бүлегенә эшкә кайттым. Хезмәтемне Асия Гыйниятуллина кул астында башладым. Ул безне эшкә, аңа җаваплы карарга өйрәтте, үзенә дә, безгә дә таләпчән булды. Инде эшли башлавыма да дистә елдан артык. Хезмәтемне бик яратам. Дөньяга яңа кеше туу - һәрвакыт шатлык, зур бәхет. Яңа туган сабыйны кулга алудан, аның беренче авазын ишетүдән дә сөенечлерәк хис бар микән? Конкурска килгәндә, ул белемне, һөнәри осталыкны тагы да арттырырга этәргеч бирә. Эзләнәсең, үзең өчен күп кенә яңалыклар ачасың. Аңа әзерләнгәндә, ярдәм кулы сузган хезмәттәшләремә, тормыш иптәшем Мөхәммәткә рәхмәтлемен. Конкурслар булып торсын. Минем уңышыма Игәнәбаш авылында яшәүче әнием Фәния дә сөенгәндер, дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев