САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Көн саен бәрәңге ашаган кешедә нинди чир чыга?

Табиб-диетолог, медицина фәннәре докторы Марият Мухина бәрәңгене күп итеп ашау нәтиҗәләре турында сөйләгән. Бу турыда «АиФ» хәбәр итте.

Табиб сүзләренчә, бәрәңгенең гликемик индексы югары, ул канда шикәр күләмен тиз арттыра. Бу очракта шикәр авыруы куркынычы арта.

«Бәрәңгенең иң куркыныч ягы – аның гликемик индексында. Глюкозада ул 100 була, кыздырылган бәрәңгедә 95, чипсыда 80. Әгәр бәрәңгене көн саен күп итеп ашасак, кызганычка, без шикәр диабеты белән чирлибез», – ди ул.

Моннан тыш, бәрәңге калорияле ризык булып санала. 100 грамм бәрәңгедә 77 калория бар, физик йөкләнеш булмаса, бу калорияләр май тукымаларында кала. Аннары бу симерүгә китерә, бәрәңгедә булган күп күләмдәге крахмал организмда йод дәрәҗәсен киметә, ди табиб.

«Крахмал йод үзләштерүне боза. Урта полосаларда яшәүче кешеләр еш кына шушы микроэлемент җитмәүдән интегә. Шуңа күрә аларга бәрәңге ашауны минималь дәрәҗәгә калдырырга киңәш ителә», – ди Мухина.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/kon-saen-barange-asagan-keseda-nindi-cir-cyga-5861168

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев