Киләсе атнада Татарстан халкы өч көн ял итәчәк
Киләсе атнада Ураза бәйрәме уңаеннан Татарстан халкын өч көнлек яллар көтә.
Бу быел җомга көнгә туры килә торган Ураза бәйрәме белән бәйле.
Республиканың җитештерү календаре буенча, татарстанлылар 20нче марттан 22нче мартка кадәр ял итәчәкләр.
Бәйрәм алдыннан килә торган эш көне — 19нчы март, пәнҗешәмбе — кыскартылган эш көне булачак. Бу көнне эш вакыты рәсми рәвештә бер сәгатькә кыскара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев