Хәбиб Нурмөхәммәтовның әтисе Мәскәүдә вафат булган
Габделмәннап Нурмөхәммәтов 25 апрельдә пневмония белән Дагыстанның бер хастаханәсенә китерелә, ә 3 майда сәламәтлеге начарлану сәбәпле, аны Мәскәүгә китерәләр.
UFC чемпионы Хәбиб Нурмөхәммәтовның әтисе, 57 яшьлек Габделмәннап Нурмөхәммәтов Мәскәүдә коронавирустан вафат булган. Бу хакта Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров хәбәр итте.
«Габделмәннап Нурмөхәммәтовның вафаты турында хәбәр килде. Бөтен Чечня халкыннан Габделмәннап Мөхәммәтович гаиләсенең кайгысын чын күңелдән уртаклашам! Ул үзеннән соң яхшы исем калдырып, лаеклы буын үстереп китте. Аллаһы Тәгаләнең ихтыяры шундый, һәм алдан ук язылган!» — дип язган Рамзан Кадыйров телеграм-каналда.
Габделмәннап Нурмөхәммәтов май башында Мәскәү клиникаларының берсенә коронавирус инфекциясе белән китерелә. Соңыннан аның улы «коронавирус узды» дип сөйләде, ләкин бөерләре һәм йөрәге авырта башлады.
Агымдагы елның апрель азагында Габделмәннап Нурмөхәммәтов Дагыстан хастаханәләренең берсенә үпкә ялкынсынуы белән хастаханәгә озатыла. Май башында аның сәламәтлеге начарлану сәбәпле, Мәскәүгә китергәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев