САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Кешеләр өчен дә куркыныч

ТР буенча "Россельхознадзор" Идарәсе кисәтүенчә, Россия Федерациясе территориясендә Себер язвасы белән хәл киеренке булып кала бирә. Бу факт халыкның кешеләр һәм хайваннар өчен уртак булган авыру белән зарарлану куркынычын тудыра. Алтай краенда булган соңгы очрак кешенең үлеме белән төгәлләнде. Түләмә (сибирская язва) - хайваннарга хас, әмма кешеләрне дә зарарлаучы кискен...

ТР буенча "Россельхознадзор" Идарәсе кисәтүенчә, Россия Федерациясе территориясендә Себер язвасы белән хәл киеренке булып кала бирә. Бу факт халыкның кешеләр һәм хайваннар өчен уртак булган авыру белән зарарлану куркынычын тудыра. Алтай краенда булган соңгы очрак кешенең үлеме белән төгәлләнде.
Түләмә (сибирская язва) - хайваннарга хас, әмма кешеләрне дә зарарлаучы кискен авыру. Аны җирдә йөзләрчә еллар сакланучы хәрәкәтсез таякчыклар китереп чыгара. Бу авыру вакытында инфекциянең төп чыганагы булып авыру хайваннар тора. Болар - мөгезле терлекләр, ат, сарык, болан һәм башкалар. Микробларның саклану сәләте югары булганлыктан, пычранган көтүлекләр еллар буена инфекция чыганагы булып хезмәт итәргә мөмкин. Кеше авыру хайванны караганда, мал суйганда, тиресен салдырганда, итне эшкәрткәндә, үлгән хайванның мәетен җыештырганда, күчергәндә, саклаганда да инфекция йоктыра ала. Ветеринария-санитария экспертизасы үткәрмичә, тиешле документларны рәсмиләштермичә, билгесез урыннарда терлекчелек продукциясе сатып алу да куркыныч. Әлбәттә, санкцияләнмәгән базарларда "авыл сөте", "үз хуҗалыгыңда җитештерелгән ит", "балык" сатып алу уңайлы. Әмма кайбер намуссыз сатучылар продукцияләрен бернинди документсыз, экспертиза үткәрмичә саталар. Ветеринария-санитария экспертизасы аша үтмәгән продукцияне азык өчен кулланганда, авыру йоктыру ихтималы бик зур. Түләмә белән авырган хайваннар күмелгән үләт базларының, биотермик чокырларның һәм башка шундый урыннарның эшчәнлеген яңарту шулай ук зур куркыныч тудыра.
Кешегә авыру зарарланган тире, сирәк кенә ашказаны аша (начар эшкәртелгән авыру хайван продукциясен кулланганда) яки сулыш юллары аркылы йога. Авыру гадәттә җәй көне килеп чыга. Зарарлану юлына карап, түләмә төрле формаларда була.
"Россельхознадзор" Идарәсе халыкка шуны искәртә: терлекләр белән эш иткәндә, ветеринария-санитария таләпләрен төгәл үтәргә, терлекчелек продукциясен табиблар тарафыннан катгый контроль булган җирдә генә алырга кирәк.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X