Казанда соңгы өч елда 400дән артык кеше угар газыннан зыян күргән
Казанда соңгы өч ел эчендә угар газы белән агулануның 296 очрагы теркәлгән, нәтиҗәдә 401 кеше зыян күргән.
Бу хакта шәһәр мэриясе мәгълүматларына таянып, ИА «Татар-информ» хәбәр итә. Белгечләр аңлатканча, угар газының төсе дә, исе дә юк, ул газ плитәләре, колонкалар һәм башка җиһазлар эшләгәндә һава җитмәү сәбәпле барлыкка килә. Күпчелек иске йортларда табигый вентиляция системасының дөрес эшләмәве куркынычны тагын да арттыра. 2026 елда Казанның 37 күпфатлы йортында газ җиһазларын һәм вентиляция системаларын модернизацияләү планлаштырыла. Шулай булса да, шәһәр хакимияте куркынычсызлыкның күп очракта кешеләрнең үзләреннән торуын искәртә. Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин билгеләп үткәнчә, бу проблема бар һәм кеше факторы һәрвакыт беренче урында тора, ә исән калуның иң гади ысулы — бүлмәне җилләтү. Шәһәр җитәкчелеге халыкны уяу булырга һәм газ приборларын кулланганда бүлмәләрне җилләтеп торырга чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев