САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Казанда 9 Майга бәйрәм салюты планлаштырыла

Быел Татарстан башкаласында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү кысаларында тантаналы салют оештырылырга мөмкин.

«Татар-информ» МА хәбәр иткәнчә, бу чара 9 Майга әзерлек планына кертелгән һәм хәзерге вакытта проект антикоррупцион экспертиза уза. Бәйрәм программасы нигезендә шәһәр урамнарын бизәү, һәйкәлләргә һәм обелискларга чәчәкләр салу, шулай ук ветераннарга адреслы ярдәм күрсәтү һәм медицина тикшерүләре уздыру күздә тотыла. «Үлемсез полк» акциясе дә чаралар исемлегендә бар, әмма аның төгәл форматы соңрак билгеле булачак. Тантаналар вакытында халык куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен Казанда транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк. 

Искәртеп үтәбез, Сарман районында да Җиңү көне уңаеннан һәйкәлләрне тәртипкә китерү һәм ветераннарыбызны хөрмәтләү буенча зур әзерлек эшләре башкарыла.

Фото нейросеть ярдәмендә генерацияләнде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев