САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Казан орнитологы чыпчыклар белән сыерчыкларның табигатькә китергән зур файдасы турында сөйләде

Сыерчыклар һәм чыпчыклар табигать өчен генә түгел, кешеләр өчен де зур файда китерә.

КФУның биоэкология, гигиена һәм җәмәгать сәламәтлеге кафедрасы мөдире Илгизәр Рәхимов «Татар-информ» агентлыгына белдергәнчә, сыерчыклар агач яфракларына зыян салучы ефәк күбәләге кортларын юк итә, ә чыпчыклар басу-бакчаларда чүп үләннәре орлыкларын ашап, чын санитарлар ролен үти. Соңгы елларда Казанда чыпчыклар саны кимү орнитологларны борчуга салган иде, әмма хәзерге вакытта аларның саны кабат акрынлап арта башлавы күзәтелә. Галим сүзләренчә, бу уңай күренеш булса да, зур шәһәр өчен кошлар саны әлегә җитәрлек түгел, чөнки табигый тигезлекне саклау өчен алар йөзләрчә мең булырга тиеш.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев