Казан галиме работлар турында закон эшләде
Будокумент Россия Федерациясенә роботехника тармагында алга киткән үсешле территорияләр һәм инновацияләр ягыннан башкаларны җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Эксперт тәкъдиме кысаларында Казан инновацион университетының өлкән фәнни хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган юристы, юридик фәннәр кандидаты Илдар Бегишев “Роботлар һәм аларның частьләренең (модульләре) әйләнеше турында” федераль закон проекты эшләде.
Комплекслы бәя алу өчен, проектның тексты РФ Хөкүмәте һәм Парламентына, Россия Цифрлаштыру министрлыгына, башка дәүләт ведомстволарына, шулай ук әйдәүче вузларга, фәнни оешмаларга, “Цифрлы экономика” һәм бизнес берләшмәләренә җибәрелгән.
Закон проекты 2024 елга кадәр ясалма интеллект һәм робототехника технологияләре өлкәсендә мөнәсәбәтләрне көйләүнең үсеш концепциясе максатларын үтәү йөзеннән әзерләнгән. Ул РФ Хөкүмәте белән расланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев