САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Казан белән Чаллы арасында елга рейсы ачылды

Татарстанда су юлы сөючеләр өчен зур вакыйга: дистә еллар узганнан соң Казан – Яр Чаллы юнәлеше буенча регуляр пассажир рейслары яңадан торгызылды.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, әлеге маршрут буенча беренче судно бүген юлга чыкты.

«Флот РТ» компаниясе генераль директоры Роман Лизалин бу юнәлешне торгызуны республиканың елга транспорты үсешендә мөһим адым дип атады. «Бу эшебез тукталып калмасын иде, ел саен яңа юнәлешләр ачып, пассажирларыбызны сөендереп тору матур бер традициягә әйләнсен», – дип белдерде ул.

Рейслар «Метеор-2020» заманча су асты канатлы судноларында башкарыла. Юл уңай «Метеор» өч шәһәргә тукталып үтә, анда туристлар өчен махсус экскурсияләр каралган:

 * Чистай

 * Түбән Кама

 * Алабуга

Хәрәкәт графигы:

 * Казаннан: җомга һәм шимбә көннәрендә. Чыгу вакыты – 08:30, Яр Чаллыга килеп җитү – 14:20.

 * Яр Чаллыдан: шимбә һәм якшәмбе көннәрендә. Чыгу вакыты – 13:00, Казанга килеп җитү – 18:50.

Билет бәяләре һәм ташламалар

Казаннан Яр Чаллыга кадәр тулы билет бәясе 2 000 сум тәшкил итә. Арадаш тукталышларга кадәр бәя юл ераклыгына карап исәпләнә.

Мөһим: 5 яшькә кадәрге балалар (аерым урынсыз) бушлай йөри ала. Шулай ук пенсионерлар, студентлар, 5-10 яшьлек балалар, күп балалы гаиләләр, инвалидлар һәм СВО катнашучылары өчен ташламалар каралган.

Билетларны «Флот РТ» компаниясенең рәсми сайтында яки Казан елга вокзалы кассаларында сатып алырга мөмкин.

Фото чыганактан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев