Реклама
Спорт
Каты куллы малай
Күптән түгел Лениногорск шәһәрендә 1999-2000 нче елгы яшүсмерләр арасында бокс буенча республика беренчелеге уздырылды. Анда республиканың 25 шәһәреннән 159 спортчы катнашты. Җәлилдән Илнар Хәйдәров (тренеры - Ильяс Нуриев), өч көн буе көрәшкәннән соң, 52 килограммга кадәрле үлчәүдәге яшүсмерләр арасында бронза медаль яулады. 68 килограммга кадәрле спортчылар арасында сарманлылар исеменнән Илфат...
Күптән түгел Лениногорск шәһәрендә 1999-2000 нче елгы яшүсмерләр арасында бокс буенча республика беренчелеге уздырылды. Анда республиканың 25 шәһәреннән 159 спортчы катнашты. Җәлилдән Илнар Хәйдәров (тренеры - Ильяс Нуриев), өч көн буе көрәшкәннән соң, 52 килограммга кадәрле үлчәүдәге яшүсмерләр арасында бронза медаль яулады. 68 килограммга кадәрле спортчылар арасында сарманлылар исеменнән Илфат Хөснуллин чыгыш ясады һәм зур уңышка иреште - I урынны яулый алды. Бу - Сарман авылы тарихында бокс буенча яуланган беренче зур җиңү.
- Илфатның куллары нык. Ул исемле спортчылар белән көч сынашудан да курыкмый. Әйбәт тәҗрибә дә булса, аннан яхшы боксчы чыгар дип уйлыйм, - ди аның хакында тренеры Артур Манукян.
Илфат Иске Әлмәт мәктәбендә 7 нче класста укый. Бокс белән бер ел тирәсе генә шөгыльләнә. Район, зона күләмендәге ярышларда яхшы нәтиҗәләргә ирешкән. Ә республика беренчелеге кебек зур бәйгедә беренче тапкыр гына катнашуы.
- Спорт миндә ихтыяр көче тәрбияли. Киләчәктә тагы да зуррак уңышларга ирешергә тырышачакмын, - ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев