САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Каташ Каран авылында Гражданнар оборонасы буенча укулар үтте

25 ок­тябрь көн­не Ка­таш Ка­ран авы­лы мә­дә­ни­ят йор­тын­да Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сы Граж­дан­нар обо­ро­на­сы һәм га­дәт­тән тыш хәл­ләр ми­нистр­лы­гы­ның ра­йон һәм Чал­лы шә­һә­ре бү­лек­лә­ре җа­вап­лы хез­мәт­кәр­лә­ре­нең ки­ңәш­мә­се үт­кә­рел­де. Ан­да Чал­лы шә­һә­ре­нең 180 оеш­ма­сын­нан граж­дан­нар обо­ро­на­сы бу­ен­ча җа­вап­лы вә­кил­ләр, Сар­ман ра­йо­ны­ның авыл һәм по­се­лок җир­лек­лә­ре баш­лык­ла­ры, эва­ку­а­ци­я­лә­нү­че­ләр­не ка­бул итү пункт­ла­ры җи­тәк­че­лә­ре (мәк­тәп ди­рек­тор­ла­ры)...

25 ок­тябрь көн­не Ка­таш Ка­ран авы­лы мә­дә­ни­ят йор­тын­да Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сы Граж­дан­нар обо­ро­на­сы һәм га­дәт­тән тыш хәл­ләр ми­нистр­лы­гы­ның ра­йон һәм Чал­лы шә­һә­ре бү­лек­лә­ре җа­вап­лы хез­мәт­кәр­лә­ре­нең ки­ңәш­мә­се үт­кә­рел­де. Ан­да Чал­лы шә­һә­ре­нең 180 оеш­ма­сын­нан граж­дан­нар обо­ро­на­сы бу­ен­ча җа­вап­лы вә­кил­ләр, Сар­ман ра­йо­ны­ның авыл һәм по­се­лок җир­лек­лә­ре баш­лык­ла­ры, эва­ку­а­ци­я­лә­нү­че­ләр­не ка­бул итү пункт­ла­ры җи­тәк­че­лә­ре (мәк­тәп ди­рек­тор­ла­ры) кат­наш­ты­лар.

- Җы­е­лу­ның мак­са­ты - га­дәт­тән тыш хәл­ләр бул­ган оч­рак­та эва­ку­а­ци­я­лә­нү­че­ләр­не (Чал­лы шә­һә­ре хал­кын) ка­бул итү һәм ур­наш­ты­ру­ны оеш­ты­ру, - ди­де бу уңай­дан граж­дан­нар обо­ро­на­сы өл­кә­сен­дә ра­йон бу­ен­ча әй­дәү­че-кон­суль­тант Ра­фаэль Хәй­дә­ров. - Мо­ңа хә­зер­лек ал­дан ук баш­лан­ды. Ха­лык­ны ка­бул итү, ур­наш­ты­ру, бе­рен­чел яшәү шарт­ла­рын тәэ­мин итү һәм баш­ка оеш­ты­ру мәсь­ә­лә­лә­ре та­гын бер кат күз­дән ки­че­рел­де, ха­лык­ны ур­наш­ты­ру пункт­ла­рын өй­рә­нү һәм ор­дер би­рү­не исәп­кә алу­ның то­ры­шы тик­ше­рел­де, хез­мәт күр­сә­тү­че оеш­ма­лар­ның исем­ле­ге, алар­ның әзер­ле­ге бар­лан­ды.

Ки­ңәш­мә­гә эва­ку­а­ци­я­лә­нү­че­ләр­не ка­бул итү ко­мис­си­я­се рә­и­се - ра­йон Баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се урын­ба­са­ры Ин­ди­ра Сә­хи­по­ва җи­тәк­че­лек ит­те. Ме­ди­ци­на тәэ­мин итүе бу­ен­ча җа­вап­лы оеш­ма итеп - ра­йон үзәк хас­та­ха­нә­се, тук­ла­ну мәсь­ә­лә­лә­ре бу­ен­ча - "Нөр­кәй", "Сар­ман", "Җә­лил" аг­ро­фир­ма­ла­ры, әй­бер һәм азык про­дукт­ла­ры бе­лән тәэ­мин итү бу­ен­ча "Сар­ман ко­о­пе­ра­то­ры" җәм­гы­я­те бил­ге­лән­гән иде.

Ки­ңәш­мә ба­ры­шын­да га­дәт­тән тыш хәл бул­ган оч­рак­та эва­ку­а­ци­я­лән­гән ха­лык ур­наш­ты­ры­лыр­га ти­еш­ле ко­рыл­ма­лар исем­ле­ге бар­лан­ды һәм алар­га рас­чет ясал­ды, то­рак һәм то­рак бул­ма­ган ко­рыл­ма­лар­га ор­дер би­рел­де, эва­ку­а­ци­я­лән­гән ха­лык­ка хез­мәт күр­сә­тү бу­ен­ча Чал­лы оеш­ма­ла­ры бе­лән ки­ле­шү­ләр, эва­ку­а­ци­я­лән­гән ха­лык ур­наш­ты­ры­лыр­га ти­еш­ле ко­рыл­ма­лар­ны тик­ше­рү акт­ла­ры тө­зел­де.

Шулай ук укыгыз:

Иске Кәшер авылында Гражданнар оборонасы буенча өйрәнү узды

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X