Карашай Саклау мәдәният йорты каршында "Сөембикә" ветераннар клубы эшләп килә
Аны бу тормышның ачысын, төчесен татыган, авылыбызның иң күркәм кешеләре - бар гомерләрен ветеринария хезмәтенә багышлаган Саҗидә апа Вәгыйзова, Әнүзә апа Гарипова, озак еллар сатучы булып эшләгән Гөлсәрия апа Фәттахова, 50 ел буена колхозның төрле тармакларында хезмәт куйган Рәсимә апа Билалова, җитәкче урыннарда эшләгән Люция апа Хәбибуллинадан башка күз алдына...
Аны бу тормышның ачысын, төчесен татыган, авылыбызның иң күркәм кешеләре - бар гомерләрен ветеринария хезмәтенә багышлаган Саҗидә апа Вәгыйзова, Әнүзә апа Гарипова, озак еллар сатучы булып эшләгән Гөлсәрия апа Фәттахова, 50 ел буена колхозның төрле тармакларында хезмәт куйган Рәсимә апа Билалова, җитәкче урыннарда эшләгән Люция апа Хәбибуллинадан башка күз алдына китерү дә кыен. Алар клуб оешкан көннән алып, аның иң актив членнары булып торалар. Алардан башка бер генә чара, кичә дә үтми, дисәм, һич арттыру булмастыр. Алар тамашачыларны үзләренең берсеннән-берсе матур чыгышлары белән куандырып торалар. "Зәңгәр шәл"дән өзекне, заманча "Әлмәндәр"не кем генә яратып кабул итмәде икән? Күптән түгел алар көче белән "Печән өстендә ял" күренеше сәхнәләштерелде. Аның белән без район күләмендә үткәрелгән фольклор ансамбльләре бәйгесендә беренче урынга лаек булдык. "Сәрвиназ" ансамбле чыгышы да иң югары бәяне алды. 79 яшьлек Саҗидә апа Вәгыйзова башкаруындагы башкорт халык биюе дә иң уңышлысы дип табылды. Алар сәхнәгә аяк басу белән, шул тормыш белән яши башлыйлар. Шуңа алар башкаруында яңгыраган һәр чыгыш көчле алкышларга күмелә. Бу мөхтәрәм затларыбыз вакытында үз хезмәтләре белән халыкны куандырсалар, бүген дә халык арасында алар - сәхнә аша, сәнгать белән яшь буынны тәрбияләү эшендә.
Хөрмәтле апаларыбыз, әбиләребез! Болар өчен сезгә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Алга таба да кайгы-хәсрәт күрми, исәнлектә-саулыкта, бергә-бергә тагын күп еллар сәхнәне гөрләтеп яшәргә язсын. Сезне әниләр көне белән тәбрик итәбез. Киләчәктә дә куанычлы тормышта иң кадерле хатын, әни һәм әби булып калуыгызны телибез.
Карашай Саклау авыл халкы исеменнән, мәдәният йорты директоры
Гүзәл Кәрәмиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев