САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Карашайның легендасы Зәкия әбигә 104 яшь тулды

Карашай Саклау авылында гомер кичерүче Шәйдуллина Зәкия Насыйбулла кызына бүген 104 яшь тулды.

Районның иң өлкән ветеранын истәлекле көне белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, Рәхмәт хаты, чәчәк бәйләме, истәлек бүләкләре һәм, Россия көне уңаеннан, күчтәнәчләр тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Вероника Хөсниева, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, балалары, туганнары да йөзьяшәр әбигә сихәтлек, кадер-хөрмәт теләделәр. 

- Район халкын Сабан туе белән котлыйм. Илләргә тынычлык телим. Игеннәр мул булып уңсыннар, бар кеше дә сәламәт булсын, - диде Зәкия әби.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев