Карама кеше сүзенә
“Кеше сүзе кеше үтерә” дигән сүз дөрес инде ул.
Берсенең сүзен икенчесе тыңлап бетерми, үзенекен сөйли башлый. Өлкәнрәкләр дә акыл сатарга ярата. Алар дигәнчә булмаса, дөнья беткән кебек кыланып, яшьләргә үзләренчә яшәргә ирек бирмиләр. Юк кына ялгышлар да гафу ителми. Гайбәт, төрле нахак сүз аркасында гаиләләр таркала, балалар ятим кала.
... Әни ягыннан туганыбыз Мәрзия апа ире Галим абзый белән дүрт бала тәрбияләп үстерделәр. Тормышлары матур, җитеш булды. Кунакка барган саен, Мәрзия апа тәмле-тәмле әйберләр пешереп сыйлый торган иде. Безнең туйга да шундый зур чәкчәк пешереп җибәргәне хәтердә.
Әниләрнең әйтүе буенча, алар күпне күргәннәр. Тормыш сукмаклары һәрвакытта да, хәзерге кебек, тигез-шома булмаган. Галим абый төрмәдә дә утырып чыккан. Ни өчен икәнен сорарга без ул чакта бәләкәй бит инде, уйламаганбыз. Соңрак Мәрзия апаның сөйләвеннән генә белдем һәм аның ныклыгына, зирәк булуына янә сокландым. Гыйбрәт булсын, дип, алар турында, Мәрзия апаның үз исеменнән, газетага да язасым килде.
“Галим – күрше авыл егете иде. Урта мәктәптә бер сыйныфта укыдык, бер тулай торакта яшәдек. Шат күңелле, кайгының ни икәнен дә белмәгән малайлар, кызлар идек без. Укудан соң, торак янындагы мәйданчыкка чыгып, төрле уеннар уйныйбыз. Галим саклап-яклап йөргән сыманрак, гел минем тирәдәрәк булырга тырыша. Миңа аерым мөнәсәбәтен сизсәм дә, укып бетергәнче, аерым очрашулар булмады. Мәктәп бетергән көздә аны армиягә алдылар. Мин педагогия институтына кердем. Адресымны каян алгандыр, Галим хатлар яза башлады. Бер хатында ошатып йөрүен белгертте. Флотта хезмәт иткән дустым ялга кайткач, егет белән кыз кебек, аралашып, күрешеп йөрдек. Артымнан йөрүче егетләр булса да, аларга исем китмәде, Галимне көтеп алдым. Өченче курста чагында, читтән торып укуга күчеп, тормыш корып җибәрдек. Иремнең әнисенең абыйсы район үзәге ашханәсендә мөдир булып эшли иде. “Читтән торып укырсың, бездә перспектива бар. Тамагыгыз тук булыр, әйбергә интекмәссез”, – дип, Галимне үз янына тартты. Хактан да, ир җайлы гына техникумга керде. Ул елларда дөнья – техникум белемлеләр кулында иде. Диплом булса, чиста эше дә, ашы да табыла. Ирем зур гына сәүдә предприятиесендә товар белгече булып эшли башлады. Авылларда райпо кибетләре гөрләп торган чак. Бер нигә интекмибез, ашау-эчү әйбәт, кием-салымны да алып кына торабыз. Бу вакытта мин эшләмим, ике айлык кызым бар иде инде. Укыганда, кыюсыз күренгән Галим дә батыр гына сөйләшә башлады. Кайчагында авызыннан аракы исе дә килеп киткәли. Соңга калып кайта. “Кайда йөрдең төнгә кадәр?” – дисәм, җавабы әзер: “Районнан Фәлән Фәләнеч килеп, җыелыш ясады. Көйләп җибәрмичә булмый бит инде”, “Товар артыннан йөрдем. Кибетләргә таратканчы, күпме вакыт уза”, “Ревизия булды” һ. б. Арып кайта, эше авыр, ярар, ял итсен инде, дип, башта эндәшмәдем. Үзе беләдер, тиккә йөрми бит. Гаиләне кайгырта, әйберен, акчасын алып кайта.
Аннан Галимнең миңа карата салкынаюын сизә башладым. Ахирәтем Асия, әллә якын итеп, әллә тормышыбыздан көнләшеп: “Галимеңнән колак кага күрмә! Аны, йөри, дип әйтәләр”, – дигәч, өстемә салкын су койган кебек булды. Почта тартмасына хат та салып киттеләр. Исемен куймаган бер “яхшылык теләүче”: “Ирең бик еш кына Наратлы кибете сатучысы Валя янында күренә”, – дигән. Утсыз төтен чыкмый, диләр. Бер Асия сүзе генә түгел бит бу, инде хат язып сала башладылар. Ирең йөри, дисәләр, кайсы хатын түзәр иде микән? Өйдә – көн дә тавыш. Мин елый-елый кычкырам, Галим йодрыкларын төйни-төйни акыра. Безгә, уянып, бала кушыла. Берсендә ир кайтмады. Икенче көнне акланып маташты, машина батты, фәлән-фәлән кешеләрдә кундым, диде. Ялганлаганын сизеп торам: нинди буран? Ул Наратлыда гына булса инде. Шуннан әниләргә кайтып киттем. Хәлләрне сөйләп биргәч, ни кырыс әти дә бер сүз әйтмәде. Ир мине, ятар-ятар да, кайтыр әле, дип уйлаган, ахыры. Бер ай хәбәре дә, эзе дә булмады. Аннан, гафу үтенеп, ялынып, кире килеп алды. Кайтмас идем, балам яшь булса да, инде икенчесенә узганмын. Ике бала белән бәләкәй генә өйгә бик сыеп булмас, дидем.
Бәби буласын белгәч, ирем сөенгәндәй итте. Берничә ай тыныч кына яшәдек. Галим вакытында кайта. Ашлар пешереп, чәен куеп көтеп алам. Бар әйберне әзерләве берни түгел. Кешегә чыгасы юк, бөтен нәрсә бар. Декретка кадәр әллә эшкә дә чыгып алыйммы, дип уйлап йөргән көннәрдә ир тагын “алышына” башлады. Йә соң кайта, йә салган була. Башта түздем, яхшылап әйтеп карадым. “Болай булсаң, бүтән тормыйм. Ни булса да булыр, ачка үлмәбез, китәм”, – дидем. Галим: “Тотасың да, миңа бәйләнәсең! Минем эшне аңлыйсыңмы син? Минем өстә – 15 кибет, утызлап сатучы! Эшем хатын-кыз белән булгач, нишлим? Өйдә генә ятыйммы соң, сезне саклап? Сезне кем ашата? Әйдә, арттан йөр алайса! Белерсең минем көне буе нишләп йөргәнне!” – дип җикеренде. Бәлки, ул да дөрес әйтәдер, мин генә юкка талыймдыр. Шулай да җан тыныч түгел. Берни эшли алмасымны беләм, ләкин теге Валяның, барып, иманын укытып кайтасым килә. Ирне шул гына аздырып ята!
Беркөнне сәүдә предприятиесе директоры янына бардым. Шулай-шулай, мин әйтәм, ирем йөри, өйдә кунмый. “Йә теге Наратлы хатынын эштән куыгыз, йә мин ирдән китәм,” – дим. Төксе генә кыяфәтле ханым мине тыңлап та тормады, “Мин сезгә хатын-кызлар советымы, әллә иптәшләр судымы? Барыгыз әнә райкомга!” – дип, үземне куып чыгаргандай чыгарды. Соңыннан ишеттем: моның үзенең ире яшь кенә бухгалтер кыз белән чыгып киткән икән. Минем кайгы юк. Баруның файдасы булмады. Аның каравы, ир кайтып, давыл куптарды. “Бүтән минем өстән йөрсәң, чамала, телеңне тиз кыскартырмын!” – дип янады.
Мин барыбер усаллаша барам. Көн дә диярлек аның хатыннар белән маҗараларын ишеттереп торгач, үземнән көлдереп яшисем килми. Ир тагын вакытында кайтмады. Иптәш хатынның ире Расихка, кайткач эчәрсең, дип, бер ярты биреп, Наратлыга киттем. Теге хатынның өен эзләп таптым. Капкасы бикле, өендә юк. Узып барган бер егеттән кибетнең кайдалыгын сорадым. Тегеләр шунда сыман тоела. Барып туктасак, хактан да, тәрәзәнең тимер рәшәткәсе аркылы ут күренә. Ярсып, дөбердәтә башладым. Бер ун минуттан чәчрәп, сатучы чыкты. “Нишлисең син? Милиция чакыртам бит! Күреп торасың – бикле! Ни кирәк?” – дип, алдыма килеп басты. Кып-кызыл чәчле, юантык кына хатын икән бу. Авызыннан аракы исе бөркелә. Үземне-үзем белештермәстән, эчкә атылдым. Сату ягында кеше күренми. Мөгаен, складтадыр дип, шартлатып ишекне ачсам, ирем утыра. Мине күрүгә, аптырап китте, ни әйтергә белми, катып калды. Менә шушында икән ирнең җыелышлары, Фәлән Фәләнечне сыйлаулары, ревизияләре! Яртылаш эчелгән шешәләрен идәнгә атып бәрдем, закускаларны сыпырып төшердем. “Нишлисең син, дивана?” – дип килеп ябышкан Валяны бер селтәнүдә егып салып, ару гына типкәләп аттым. Киштәләрдәге консерв банкалары, эреле-ваклы тартмалар идәнгә сибелде. Ниндидер пыялалар ватылды. Валяның, чырыйлап: “Үтерәләр!” – дип акыруына моңа кадәр һушын җыя алмый торган Галим дә сикереп торды. Сөяркәсе өстеннән мине йолкып алып, почмакка болгап атты. Бер-ике тапкыр аркага типте. Бу мине ярсытты гына. Күлмәк изүенә тотынып, бу араларда кайчы күрмәгән тырнакларым белән чыраена ябыштым. Үзем елыйм, үзем тегене дөпим. Тавышка Расих килеп кермәсә, белмим, тагын ниләр булыр иде. Ул, ситуацияне тиз аңлап, мине эләктерде дә, сөйрәп диярлек алып чыгып китте.
Галим, кайтып, мунча өйалдында йоклаган. Кертмәдем, өйне бикләп куйган идем. Икенче көнне милиция идарәсенә барып, ир өстеннән гариза яздым. Шулай-шулай, авырлы килеш мине кыйнады, чара күрегез, дидем. Галимне дә, теге хатынын да чакырттылар. Минем шикаятьтән башка да эшләре судка кадәр үк барып җитәсе булган икән. Валяны “растрата” белән эшеннән кудылар, шактый суммасын түләттеләр. Минем ирнең дә гаебе булып, өйдә тикшерүләр-тентүләр ясап, өч елга утырттылар. Ул елларда җитмәүчелек өчен хөкем каты иде.
Улым, вакытыннан алда туса да, сау-сәламәт булды. Шифаханәдә шулай да озак яттык әле. Ир ягыннан килүче булмады. Аны мин утырттым, дип уйлаганнардыр. Безне абый белән хатыны алып чыкты. Өйдә читен, эч поша. Балаларны йоклатам да, бергә төшкән фотоларны карап утырам. Ничек рәхәт яши идек бит! Ниләр булды соң безгә? Матур гына башланган тормыш ник бозылды? Кеше сүзе кердеме, иргә берәр бозым ясадылармы? Эш урыны, аракы, хатын-кыз аркасындамы? Хәзер генә уйлыйм, барысы да булгандыр. Кешедә юк чакта яхшы ашау, әйбәт өс-баш, машина, берсеннән-берсе үткен сатучы хатыннар Галимне үзгәрттеләр. Үземчә көрәшеп карадым, ләкин минем файдага булмады.
Эчемне үкенү хисләре биләп алды. Мин монда иректә, ә ирем – рәшәткә артында. Анда гына түгел, миндә гаеп бар сыман тоела башлады. Галимгә, күз яшьләремне түгеп, хат яздым. Җавабы озак көттермәде. Гафу итүне сораган, сезне бик сагынам, дигән. Ярты елдан бәләкәй улым Илдарны күтәреп, янына бардым. Күрештерделәр, елаша-кочаклаша сөйләштек.
Ике елдан ирем кайтты. Яхшы тәртибе өчен, иртәрәк чыгардылар. Олыгаеп киткән, чәчләренә ак кунган Галим кайтып кергәч, йөрәгем урыныннан купты. Нишләргә белмим, бер көләм, бер елыйм. Ул йөгереп килгән Илдарны күтәреп алды, Нәргизәнең чәчләреннән сыйпады. Күзләрендә яшь иде.
Тормыш – яшенле яңгыр кебек икән ул. Безнеке шулай булды. Кеше сүзе, бозыклыклар, нәфес, аракы аркасында, мин кайчандыр өзелеп яраткан кешемне, балаларымның әтиләрен югалта яздым. Үземә дә бераз сабыр итәргә кирәк булган да бит. Юк, алдын-артын уйламыйча, араны тизрәк өзәргә тырышучылар да табыла. Мондый вакытта утка ялкын өстәп торучылар да юк түгел. Галим төрмәдә чагында миңа җиңел булмады. Туганнары безнең барлыкны оныттылар. Ярый, әниләр нык ярдәм итте. Балаларны аларга калдырып, эшкә чыктым. Яшеннәр уйнап, яңгыр басылган шикелле, безнең тормыш та үз эзенә кайтты. Галим төзү оешмасына эшкә керде. Гап-гади ташчы булып эшләде. Куллары алтын бит аның. Үз көче белән йорт салды, каралты-кураларны яңартты. Тагын бер малай, кыз алып кайттык. Балалар үсте, һәркайсының гаиләсе, эше бар. Галим абыегыз дингә басты, мәчеткә йөри. Менә шулай яшәп ятабыз инде. Яшьләргә теләгем шул: сабыр булыгыз, кеше сүзенә карамагыз. Уңай якка да, тискәре якка да киңәш бирүче күп була, үз башың белән уйларга кирәк. Акылын эчеп бетермәгән булса, ир беркая да китми ул.
Софья Әхмәдуллина
Фото:https://ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев